ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
28 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
22 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
20 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
18 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
13 көн калды
20 Ноябрь 2019
18:30 - 20:30
Тыл хезмәтчәннәре гомер бәйрәмнәрен каршылый
Җәмгыять
  • 07 Октябрь 2019 - 10:31
  • Караулар: 50

Берьюлы берничә шәһәрдәшебез бу көннәрдә үзләренең гомер бәйрәмнәрен каршылады. Туганнары белән берлектә җирле хакимият һәм халыкны социаль яклау идарәсе вәкилләре аларны юбилейлары белән котларга килде.

Хәбибулла Кәримуллин, 90 яшь. Балык Бистәсе районының Яңа Сала авылында туган. Сугыш елларында колхозда эшли. «Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Пенсиягә чыкканчы, шахтер булып эшли. 4 оныгы һәм оныкларының да инде 3 баласы бар.


Фатыйма Хәлиуллина, 95 яшь. Әлки районының Ташбилге авылында туган. Сугыш елларында Ярославль өлкәсе урман хуҗалыгында төрле эштә эшли. «Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Түбән Камада лаеклы ялга чыкканчы, «Кама» кибетендә идән юучы булып эшләгән. Ире белән бергә бер кыз һәм ике ул тәрбияләп үстергәннәр, аларга балалары 8 онык һәм 9 оныкчык бүләк иткәннәр.


Кәрибулла Закиров, 90 яшь. Түбән Әлки авылында туган. Сугыш елларында колхозда эшли. «Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Пенсиягә чыкканчы, Кыргызстанда шахтер булып эшли. Тормыш иптәше Замзәмия белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, 3 онык һәм 6 оныкчыклары бар.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*