ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
39 көн калды
Эш урынында таләпләр үтәлешенә бәйле мәсьәләләр буенча халыкны кабул итү уза
Җәмгыять
  • 07 Октябрь 2019 - 08:11
  • Караулар: 177
Сишәмбе, 8 октябрьдә, Түбән Кама халкын ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Фидаил Хәернасов кабул итәчәк.

Эшкә урнашуга бәйле мәсьәләләр, эштән азат итү, хезмәт хакын түләмәү яки аны конвертта бирү,  эш бирүче тарафыннан хезмәтне саклау өлкәсендәге таләпләрне һәм кагыйдәләрне  бозуга кагылышлы соарулар - очрашуда барлык бу сорауларга җавап табарга мөмкин булачак. Кабул итү 14:00 - 16:00 сәгатьләрдә  Актүбә урамының 6 нчы йортында  111 нче бүлмәдә  уза.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*