ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
26 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
20 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
18 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
17 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
11 көн калды
Машина йөртүче хатын-кыз инспекторларга үз рәхмәтен җиткерә
Җәмгыять
  • 01 Октябрь 2019 - 08:54
  • Караулар: 88
Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе адресына  Надежда Шәмсиевадан рәхмәт килеп ирешкән. Юлда барганда, машинасының тәгәрмәче тишелү сәбәпле, ул авыр хәлдә кала, бәхеткә, ЮХИДИ хезмәткәрләре аңа ярдәмгә килә.

Вакыйга  Түбән Кама-Чистай юлында  Борок авылы янында була. Надежда Шәмсиева үзенең Hyundai Getz автомобиле белән идарә иткәндә, машинада ниндидер төзексезлек сизеп ала  һәм тизлекне киметеп туктый,  авария сигнализациясен кабыза. Автомобильне карап чыккач, тәгәрмәч тишелгәнен ачыклый.

Бу хәл юлның тар җирендә,  алдагы машинаны узу тыелган урында була.  Тиз арада арттан машиналар җыела башлый. Юл-патруль хезмәте инспекторлары Радик Сәлимов һәм Илсур Әһлиев машина йөртүче хатын-кызга ярдәмгә ашыга, алар аңа тәгәрмәчен алыштырып бирәләр. 

«Минем янга  юл-патруль хезмәте экипажы килеп туктагач, күңелгә җиңел булып китте. Тынычланып куйдым. Яхшы, гадел һәм игелекле, ярдәмчел һәм гади күңелле кешеләр бар», – дип искә ала үзенең мөрәҗәгатендә Надежда Шәмсиева.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*