ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
26 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
20 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
18 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
17 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
11 көн калды
Айдар Метшин: "Бу бәйрәм - буыннар бердәмлеге һәм дәвамчанлыгы, игелеклелек, хөрмәт һәм кайгыртучанлык билгесе"
Җәмгыять
  • 01 Октябрь 2019 - 07:40
  • Караулар: 195

Хөрмәтле түбәнкамалылар, өлкән буын вәкилләре!

Сезне чын күңелемнән зирәклек һәм озын гомер бәйрәме – Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан котлыйм! Бу бәйрәм - буыннар бердәмлеге һәм дәвамчанлыгы, игелеклелек, хөрмәт һәм кайгыртучанлык билгесе.

Сезнең иңнәрдә - зур тормыш тәҗрибәсе, Түбән Камада киң колачлы шәһәр төзелеше һәм куәтле җитештерү комплексларын сафка бастыру. Яшьләр инициативасы белән беррәттән өлкәннәрнең тормыш зирәклеге дә таләп ителгән бүгенге шартларда сезнең белемегез, бай тәҗрибәгез аеруча мөһим. Без – балаларыгыз һәм оныкларыгыз өчен сез терәк һәм тугры ярдәмчеләр булып торасыз, шәһәр һәм районның иҗтимагый, мәдәни тормышында актив катнашасыз.



Сезнең уңышлар белән без горурланабыз һәм сездән үрнәк алабыз! Ватаныбызның азатлыгын саклап калган, сугыштан соңгы еллар авырлыгын үз җилкәсендә кичергән һәм илне торгызуга зур тырышлык куйган хөрмәтле сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә аерым рәхмәт сүзләремне җиткерәм.

Бүгенге көндә лаеклы ялда булган яки өлкән яшьтә булуга карамастан, эшләвен дәвам иткән һәркемне бәйрәм белән котлыйм. Чын күңелдән һәрберегезгә сәламәтлек, күңел көрлеге, иминлек һәм бәхет телим! Тормышыгыз якты, матур вакыйгаларга бай булсын, балаларыгыз, оныкларыгыз һәм дусларыгызның һәрвакыт сезне яратуын һәм кайгыртуын тоеп яшәгез.

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*