ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
25 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
19 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
17 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
16 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
10 көн калды
Нефтехимиклар профсоюз оешмасының хисап-сайлау конференциясе үтте
Җәмгыять
  • 26 Сентябрь 2019 - 16:51
  • Караулар: 61

«Нижнекамскнефтехим» җәмгыяте профсоюз оешмасының хисап-сайлау конференциясен үткәрде. Конференциядә соңгы биш елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды, утырышта 328 делегат катнашты.

Компаниянең профсоюз оешмасы 27 мең кешене берләштерә, аңа төп һәм бүлендек предприятие хезмәткәрләре, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте студентлары, ветераннар керә.

«Нижнекамскнефтехим» - ул Татарстан икътисадының төп әйдәп баручы көче генә түгел, ә предприятиедә эшләүчеләр өчен социаль гарант, шулай булды һәм киләчәктә дә шулай булачак, - диде сәнәгатьнең химия тармагы хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан төбәк бүлеге рәисе Алексей Ильин. - Бу еллар эчендә предприятие җитәкчелеге һәм профсоюз оешмасының көйле эше нәтиҗәсендә, күп эшләр башкарылды».

Айдар Метшин и Азат Бикмурзин

Бүгенге көндә акционерлык җәмгыятендә - 15 меңгә якын, ярдәмче җәмгыятьләрдә 5 меңгә якын хезмәткәр эшли. Ветераннар белән бергә исәпләгәндә, 50 меңнән артык түбәнкамалы компания тарафыннан социаль тәэмин ителә. Профсоюз ихтыяҗларына 5 ел эчендә 121 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

«Хакимият органнары һәм профсоюзлар алдында һәрвакыт уртак бурычлар тора - халыкның тормыш дәрәҗәсен, территориябезнең иминлеген арттыру һәм «Нижнекамскнефтехим» - арада коллектив мәнфәгатьләрен һәрвакыт яклый торган компанияләрнең берсе, җитәкчелек һәм профсоюз оешмасының үзара хезмәттәшлеге үрнәге", - дип билгеләде компания эшен Айдар Метшин.

«Нижнекамскнефтехим» берләштерелгән профсоюзлары оешмасы рәисе итеп, узган елдан әлеге структураны җитәкләгән Фәнис Мортазинны сайладылар.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*