ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
25 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
19 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
17 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
16 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
10 көн калды
ФОТО:Төркия вәкилләре Түбән Кама мәктәпләрендә, мәчеттә, паркларда, КФҮ бинасында, китапханәләрдә булды
Җәмгыять
  • 26 Сентябрь 2019 - 07:54
  • Караулар: 98

Түбән Камага Төрки дөнья муниципалитетлары берлеге (TDBB) вәкилләре килде. Хакимият йортында узган утырыштан соң, алар Түбән Кама шәһәре буйлап экскурсиягә чыкты. Кунакларны Айдар Метшин озатып йөрде.

Төрки дөнья муниципалитетлары берлеге Төркиядә 2003 елда оешкан, аның бурыч- максатлары – җирле үзидарә проблемаларын халыкара яссылыкта хәл итү, мәдәни мирасны саклау, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек итү. Берлек составына төрле илләрдән 1150 дән артык муниципалитет керә.


Төркия кунаклары Түбән Камада узган ел ачылган “Тема 36” мәктәбендә булды. Биредә алар чит тел дәресендә, химия түгәрәгендә балаларның ничек шөгыльләнүе белән таныштылар, спортзалда үзләренең физик мөмкинлекләрен дә сынап карадылар.


Айдар Метшин кунаклар игътибарын мәктәп территориясендә эшләп килүче күп функцияле мәйданчыкка юнәлтте: биредә мәктәп укучылары гына түгел, микрорайон халкы да саф һавада ял итә, спорт белән шөгыльләнә.


Мәктәп белән хушлашканда, Төркия вәкилләре бергәләп фотога да төштеләр, укучылар исә аларга үзләренең мәктәпләре формасында пешерелгән прәннек өйләр бүләк иттеләр.


Аннары кунаклар “Гаилә” паркына юл тотты.


Җәмигъ мәчеткә кереп, вәкилләр намаз укыды. Шунысы кызык, мәчет люстралары заманында Төркиядән кайтартылган булган.


Делегация вәкилләре КФҮ эшчәнлеге белән дә танышты. Төркиядә җирле хакимият әлегә үз территориясендә генә хезмәт күрсәтә, ә безнең КФҮ җирле, төбәк һәм федераль дәрәҗәдә документлар әзерли.


Кунаклар Тукай исемендәге үзәк китапханә һәм “Апуш” балалар китапханәсендә дә булды.


Фондта Габдулла Тукайның төрек теленә тәрҗемә ителгән шигырьләре дә саклануы кунакларны бик кызыксындырды.


Зәйтинбурну (Истанбул) муниципалитетына багышланган китап бөтенесе өчен сюрприз булды. Зәйтинбурну мэры әлеге китапны төзүдә үзе катнашкан.


"Безнең уртак мәдәни мирасыбыз бар, моңа мин бик шат, - дип билгеләп үтте TDBB Президенты Угур Ибраһим Алтай, журналистлар белән аралашканда. - Түбән Каманың тарихы әле артык зур булмауга карамастан, сез искиткеч шәһәрдә яшисез. Киләчәгегез тагын да яктырак булачагына ышанам”.


Бу көнне Түбән Кама телевизион манарасы да Татарстан һәм Төркия әләмнәре сурәте белән яктыртылды.

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*