ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
25 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
19 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
17 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
16 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
10 көн калды
Түбән Камада көзге ярминкәләр бара: бәяләр- түбән, сыйфат - югары
Җәмгыять
  • 25 Сентябрь 2019 - 07:38
  • Караулар: 55

Түбән Кама базарларында авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Җитештерүчеләр бүгенге көнгә 2,5 млн сумлык 75 тоннадан артык продукция саткан.

Ничә сум?

Бәрәңге, чөгендер, кәбестәнең килограммы - 10 сум.

Суган, кишер – 15 сум.

Сыер ите - 280-320 сум, дуңгыз ите – 220сум, сарык ите – 350 сум, кош -корт ите “Магнит” сәүдә үзәге каршындагы мәйданда – 110 сум, калган урыннарда -120 сум.

Балның литры - 350 сум.

Үсентеләр – Бызов базарында бер данәсе 300 сумнан, калган урыннарда - 500 сумнан.

Кайда һәм кайчан?

Бызов базарында - көн саен иртәдән кичкә кадәр.

Шәһәрнең Көньяк урамындагы “Магнит” кибете каршында– шимбә һәм якшәмбе көннәрендә (29 сентябрьдән кала).

Үзәк базарда - шимбә һәм якшәмбе көннәрендә.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*