ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
25 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
19 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
17 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
16 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
10 көн калды
Түбәнкамалыларны «Минем йортым тынычлыгы» бәйгесендә катнашырга чакыралар
Җәмгыять
  • 22 Сентябрь 2019 - 13:49
  • Караулар: 54

Патриотик темага «Минем йортым тынычлыгы»  бөтенроссия  рәсемнәр конкурсы совет халкының Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгына багышланган.  Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2019 елның 8 июлендәге 327 номерлы Указы нигезендә, тарихи хәтерне саклау һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 2020 ел Хәтер һәм Дан елы дип игълан ителде.

Бәйгегә үз эшләрен 7 - 18 яшьлек  балалар тәкъдим итә ала. 

Иҗади бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

- «Мәңгелек ут - мәңгелек хәтер».

- «Буыннар бәйләнеше».

-  «Мин тынычлыкны ясыйм».

- «Патриотик плакат».

Нигезләмә буенча, эшләр рәсем сәнгатенең барлык жанрларында, компьютер графикасы, график дизайн, декоратив сәнгать төрләрендә эшләнергә мөмкин.

Конкурста катнашу бушлай.

Лауреатлар һәм җиңүчеләр кубоклар һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк, иң яхшы эшләр массакүләм мәгълүмат чараларында  тәкъдим ителәчәк.

Тулырак мәгълүмат чараның рәсми сайтында урнаштырылган: http://www.patrioticpictures.ru/

Оештыру комитеты:

E-mail: patrioticpictures@yandex.ru, zurart@yandex.ru

Тел.: 8-968-441-8451, 8-967-148-3832.




ПОДЕЛИТЬСЯ: 





Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*