ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
25 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
19 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
17 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
16 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
10 көн калды
Ачык һәм принципиаль төстә: Түбән Камада экологик хәлне тикшерүнең арадаш нәтиҗәләре турында фикер алышу үтте
Җәмгыять
  • 18 Сентябрь 2019 - 21:38
  • Караулар: 93

Бүген шәһәр хакимияте йортында район башкарма комитеты, сәнәгать предприятиеләре, табигатьне саклау структуралары, җәмәгатьчелек һәм ММЧ катнашында чираттагы эшлекле киңәшмә узды. Көн тәртибендә - 8, 15 сентябрь көннәрендә шәһәрдә таралган химик ис очрагы буенча тикшерүләрнең арадаш нәтиҗәләре.

«8 сентябрьдән 15 енә кадәр, без түбәнкамалылардан һавада начар ис булуы хакында рәсми рәвештә генә дә 400 дән артык мөрәҗәгать кабул иттек. Социаль челтәрләр, массакүләм мәгълүмат чараларындагы хәбәрләрне анализлау шуны күрсәтә: экология мәсьәләләре – шәһәр халкы өчен беренче урында. Халыкның канәгатьсезлеге, шул исәптән, сәнәгать предприятиеләре адресына да, аклана, чөнки һавага зарарлы матдәләр чыгуның еш һәм күп булуы Түбән Кама сәнәгать узелы предприятиеләренең бу хәлләргә катнашы турында сөйли», - диде Айдар Метшин.


11 сентябрьдән «Нижнекамскнефтехим», «ТАИФ-НК» һәм «ТАНЕКО»га карата масштаблы прокурор тикшерүе башланды. Тикшереләчәк барлык предприятиеләрдә атмосфера һавасы, химик пычранган агынтыларның үрнәкләре алынды, технологик процессларны алып бару буенча барлык документлар тикшерүгә кабул ителде.

Бүген әлеге тикшерүнең арадаш нәтиҗәләре турында Түбән Кама шәһәре прокуроры урынбасары Руслан Миңлебаев хәбәр итте.


«Нәтиҗәләр этилбензол концентрацияләренең рөхсәт ителгән күләмнән - 11 тапкыр, күкертле водородның - 2,9 тапкыр, формальдегидның 1,5 тапкыр артык булуын күрсәтте. Кайбер объектлар буенча алынган үрнәкләр әлегә тикшерелә», - дип белдерде шәһәр прокуроры урынбасары.

Бу хәлне сыйфатлы һәм нәтиҗәле тикшерү өчен, бүген өстәмә рәвештә Түбән Камага республиканың табигатьне саклау структураларының тәҗрибәле инспектор-экспертлары җибәрелде, Ульяновск һәм Самара өлкәләреннән Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (лаборатор анализ һәм техник үлчәнешләр үзәге) югары сыйфатлы җиһазланган лабораторияләре җәлеп ителде.

«Ике очрак буенча да тикшерү эшләре чыганак табылганчы һәм гаеплеләр җәзага тартылганчыга кадәр дәвам итәчәк», - дип ассызыклады Руслан Миңлебаев.

Айдар Метшин, үз чиратында, әлеге мәсьәләдә табигатьне саклауда барлык структураларның үзара хезмәттәшлеге мөһим булуын ассызыклады.

Түбән Каманың сәнәгать предприятиеләре үзләре дә 8 һәм 15 сентябрьдә булган хәлләр буенча эчке тикшерүләр үткәргән. Әлеге тикшерүләр нәтиҗәләре буенча бүген «ТАИФ-НК» АҖ генераль директоры Рушан Шәмгунов һәм «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин үз аңлатмаларын бирделәр.


Шәмгунов сүзләренә караганда, компаниянең эчке тикшерүе предприятиенең бу хәлгә катнашы булмавын ачыклаган. Предприятиедә табигатьне саклау структураларының тикшерү эше дәвам итә һәм аларның нәтиҗәләре буенча ахыргы карар кабул ителәчәк.

«Нижнекамскнефтехим» ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин сүзләренчә, 8 сентябрьдә һавага химик ис таралуның ике сәбәбе булырга мөмкин: арадаш предприятиеләрдә җиһазларны капиталь ремонтка әзерләгәндә атмосферага зарарлы матдәләр чыгу яки Түбән Кама сәнәгать узелын һәм биологик-чистарту корылмаларын тоташтыручы химик агынтылар канализация коллекторының пычрануы.

«Начар газ таралуга өч сәгать кала, агынтылар килеп җитте, биологик-чистарту корылмаларында без аларны тоттык, канализация буенча газларның парланып, атмосферага таралуы ихтимал – бу безнең тикшерүләр һәм алынган анализлар белән дә раслана - углеводородның химик пычранган коллекторга эләгүе», - диде Азат Бикмурзин.


«15 сентябрьдә без кабат биологик-чистарту корылмаларыннан агынтыларның таләпләргә туры килмәве турында сигнал алдык. Су агызылды, безнең предприятие канализациясенең шул су белән пычранган булуы ачыкланды, бу исә углеводородларның пычранган коллекторга, аннан биологик чистарту корылмаларына эләгү ихтималын аңлата», - дип хәбәр итте Азат Бикмурзин.

«Без - югары технологияле предприятие, сәнәгать куркынычсызлыгы, хезмәтне, экологияне саклау мәсьәләләре безнең өчен беренче урында булырга тиеш. Без барлык мәсьәләләрдә дә ачык, туры сүзле булырга һәм, шәһәребезгә тискәре йогынтыны киметү өчен, теләсә кайсы органнар белән элемтәгә керергә карар кылдык. Без монда яшибез, монда безнең гаиләләребез, балаларыбыз яши. Һәм бу юнәлештә без бергәләп эшләргә тиеш, шул вакытта гына яхшы нәтиҗә булачак», - дип ассызыклады Азат Бикмурзин, ул әлеге фикерен ТР Дәүләт Советы депутаты буларак та күтәрәчәген билгеләп үтте.


Түбән Кама мэры Айдар Метшин, үз чиратында, Түбән Каманың төп предприятиесе җитәкчесенә әлеге мәсьәләдә принципиаль фикер йөртүе һәм ачыклыгы өчен рәхмәтен белдерде.

Тулаем алганда, Айдар Метшин билгеләп үткәнчә, бүгенге киңәшмә һәм соңгы вакытта күрелгән чаралар Түбән Камада экология мәсьәләләрен хәл итүнең яңа этабын билгели.


Шундый форматтагы чираттагы очрашу шәһәр прокуратурасы һәм табигатьне саклау структуралары тарафыннан тикшерү эшләре тәмамлангач үтәчәк.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*