ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
20 Октябрь 2019
19:00 - 21:00
5 көн калды
19 Октябрь 2019
13:00 - 14:00
4 көн калды
Түбән Кама яшь рәссамнарының Сочига бару мөмкинлеге бар
Җәмгыять
  • 18 Сентябрь 2019 - 07:45
  • Караулар: 34

Түбән Кама яшь рәссамнарының Бөтенроссия хезмәтне саклау атнасына Сочига бару мөмкинлеге бар. Моның өчен әлеге темага рәсем ясарга һәм аны оештыру комитетына җибәрергә кирәк.

Рәсемнәр А4, АЗ форматында (ватман, катыргы һ.б.) булырга, майлы буяу, акварель, тушь, төсле карандаш һ. б. белән ясалган булырга тиеш. Рамга куярга кирәкми. Конкурс эшләрендә 5 см х 10 см үлчәмендәге күрсәткечтә рәсемнең ничек аталуы, авторның исеме, фамилиясе, әтисенең исеме (тулысынча), яше күрсәтелергә тиеш.

Эшләр ике яшь категориясендә кабул ителә:

- 7 - 9 яшьлекләр арасында;

- 10 - 15 яшьлекләр арасында.

Бөтенроссия хезмәтне саклау атнасына чакырылачак балаларга Россия Хезмәт министрлыгының рәхмәт хатлары һәм С. Н.Андрияки исемендәге акварель һәм нәфис сәнгать академиясеннән бүләкләр тапшырылачак.

Катнашу өчен гаризалар 2019 елның 1 декабренә кадәр ot.ispolkomnmr@yandex.ru электрон адресы буенча кабул ителә (һәр катнашучы бер эш кенә тапшыра ала).

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*