ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
20 Октябрь 2019
19:00 - 21:00
5 көн калды
19 Октябрь 2019
13:00 - 14:00
4 көн калды
Олы Афанас авылы Мәдәният йортында төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә
Җәмгыять
  • 17 Сентябрь 2019 - 13:37
  • Караулар: 33
Якын арада Олы Афанас авылы Мәдәният йорты, төзекләндерүдән соң, үз ишекләрен ачачак.

Хәзерге вакытта бинаның тышын сылау-буяу эшләре бара, ә эчтә мебель урнаштыру, төп сәхнәне бизәү, музыкаль җиһазлар урнаштыру эшләре башланачак.

Бүген Айдар Метшин бирегә килеп, эш барышын бәяләде. Авыл җирлеге башлыгы Николай Бурмистров белән бергә алар клубның әле берничә ел элек кенә нинди хәлдә булуын искә төшерделәр, капиталь ремонт нәтиҗәсендәге үзгәрешләр турында сөйләштеләр.



Олы Афанас авылы Мәдәният йорты 1971 елда төзелгән. Ул районда иң зурлардан санала. Биредә төрле юнәлештәге 15 коллектив эшли, шуларның өчесе – хореография коллективлары. Капиталь ремонт тәмамланганнан соң, китапханә дә бирегә күчәчәк.

Ремонт республика программасы һәм «Мәдәният» милли проекты кысаларында башкарыла. Барлык эшләрне башкару өчен ТР бюджетыннан 18,7 млн сум күләмендә лимит бүлеп бирелгән.
Капиталь ремонт барышында төп зал тулысынча яңартылган, артистлар өчен өстәмә шартлар тудырылган: гримерка, репетиция урыннары, тавыш операторы өчен дә аерым урын булдырылган. Мәдәният йортының кече залы да төзекләндерелгән. Анда күңел ачу чаралары, Яңа ел тамашалары һ.б. үткәреләчәк.


Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә барлык уңайлыклар тудырылган.



Айдар Метшин клуб хезмәткәрләре һәм авыл җирлеге башлыгы игътибарын яңа юнәлешләрне, бигрәк тә балалар һәм яшьләр өчен, үстерү кирәклегенә юнәлтте. «Кичә» башкарылган эшләр генә җитәрлек түгел. Яңа юнәлешләр кирәк, активрак булырга кирәк, яшьләр белән эшләү өчен юнәлешләр кирәк», - дип бурыч куйды район башлыгы.



Олы Афанаска эш сәфәре кысаларында Айдар Метшин "Дуслык" скверын һәм җирле балалар бакчасын төзекләндерү барышы белән дә танышты. Билгеле булганча, балалар бакчасын төзекләндерүгә 23 млн сум бүлеп бирелгән иде.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*