ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
20 Октябрь 2019
19:00 - 21:00
5 көн калды
19 Октябрь 2019
13:00 - 14:00
4 көн калды
Айдар Метшин сәнәгать зоналарыннан таралган начар химик ис турында: “Без хокук бозучыларны ачыклау һәм аларны җаваплылыкка тарту өчен, барысын да эшләячәкбез”.
Җәмгыять
  • 16 Сентябрь 2019 - 10:33
  • Караулар: 35

Җитәкчеләрнең бүгенге дүшәмбе киңәшмәсендә 8 сентябрь көнне шәһәр һәм район территориясендә көчле химик ис чыгуга бәйле мәсьәлә кабат күтәрелде.

«Пычрату сәбәпләрен һәм чыганагын билгеләү инде принципиаль характерда», - дип белдерде шәһәр мэры Айдар Метшин, чөнки 15 сентябрь көнне сулап булмаслык начар ис, дөрес, дәрәҗәсе ягыннан 8 сентябрьдәге кебек үк булмаса да, шәһәр территориясен кабат чолгап алды. Башта кизү пультларына мөрәҗәгатьләр Гайнуллин урамы, 35 һәм 37 нче микрорайоннарда яшәүчеләрдән кабул ителде, ә кичке сигезгә исә шалтыратулар шәһәркүләм төс алды.

"Бу ике очракны да җентекләп тикшерәбез, анализ ясыйбыз, - диде Айдар Метшин. - Бу инде - чиктән тыш хәл, без хокук бозучыларны ачыклау һәм аларны җаваплылыкка тарту өчен, барысын да эшләячәкбез. Мәсьәләне Татарстан экология министры Александр Валерьевич Шадриков үз контролендә тота”.

11 сентябрьдән «Нижнекамскнефтехим», «ТАИФ-НК» һәм «ТАНЕКО»га карата масштаблы прокурор тикшерүе башланды. Тикшереләчәк барлык предприятиеләрдә атмосфера һавасы, химик пычранган агынтыларның пробалары алынды, технологик процессларны алып бару буенча барлык документлар тикшерүгә кабул ителде.

“Табигатьне саклау чараларын үтәү Түбән Кама икътисадының реаль секторындагы барлык предприятиеләрендә өстенлекле булырга тиеш", - дип нәтиҗә ясады Айдар Метшин. Ул шулай ук табигатьне саклау эшчәнлегенең аермачык булуын көчәйтергә чакырды. Түбән Камада халыкка экологиягә бәйле тискәре үзгәрешләр генә түгел, ә уңай үзгәрешләр дә мөмкин кадәр тулы һәм оператив рәвештә җиткерелергә тиеш. Бу уңайдан Айдар Метшин атналык киңәшмәләрдә бу тема ешрак яңгыраячагын да хәбәр итте.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*