ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
3 көн калды
“Бигеш” аэропортында 2020 елда яңа аэровокзал ачылачак
Җәмгыять
  • 13 Сентябрь 2019 - 08:34
  • Караулар: 78
Лемаев исемендәге “Бигеш” аэропортының пассажирлар агымы бу елның сигез аенда 537 499 кеше тәшкил иткән, бу 2018 елның шул ук чоры күрсәткеченнән 5% ка артык.

Эчке юнәлешләрдә ихтыяҗ зур булган маршрутлар - Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи. Краснодар, Ростов, Минеральные Воды, Екатеринбург рейслары да калышмый. Популяр халыкара рейслар - Анталья, Даламан һәм Дубай.

Гыйнвар аенда биредә яңа аэровокзал төзү башланды. Проект сәгатенә 200 пассажирны кабул итә ала торган өч катлы терминалны һәм вокзал яны территориясен төзекләндерүне күздә тота. Бинаның мәйданы 8 500 квадрат метр тәшкил итәчәк. Аны 2020 елда файдалануга тапшыру ниятләнә.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*