ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
19 көн калды
21 Сентябрь 2019
11:30 - 14:00
6 көн калды
20 Сентябрь 2019
13:00 - 14:00
5 көн калды
20 Сентябрь 2019
07:00 - 17:00
5 көн калды
Түбән Камага һәрберсе 27 млн сумлык биш яңа трамвай кайтачак
Җәмгыять
  • 12 Сентябрь 2019 - 07:30
  • Караулар: 8

Тиздән Түбән Кама җәмәгать транспорты челтәре һәрберсе 27 млн сумлык биш яңа трамвай белән тулыланачак.

Күчмә составны яңартуга тотылачак чыгымнар республика бюджетыннан Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча бүлеп бирелде. Бу - 71-911 «City Star» югары технологияле вагоннары яки аларга охшаш модельләр. Казан шәһәрендә дә түбән идәнле трамвайлар йөри башлаячак, трамвайларның яңа модельләрен уйлап табучы өчен берничә ел һәм 10 млн евро инвестиция кирәк булган.

Теперь зарядки для телефонов будут не только на остановках, но и в трамваях. Фото: Лев Владов

«Салонда берничә видеокүзәтү камерасы, телефоннарны энергия белән тәэмин итү җайланмалары, уңайлы утыргычлар булачак, - дип сөйләделәр безгә шәһәр электр транспорты предприятиесендә. - Яңа вагоннар барлык маршрутлар буенча, шул исәптән промзонага да йөриячәк.   Әмма, нигездә, алар 2 нче маршрут буенча хезмәт күрсәтәчәк».

Хәзер Түбән Камада 60 лап вагон йөри, әмма аларның күбесе - совет чорындагылар. Эш көннәрендә линиягә 31 трамвай чыга, шуларның 8е – түбән идәнле. Яңа трамавайларны исә шәһәр халкы якындагы атналарда бәяли алачак.

    Фото: Лев Владов.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*