ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
20 Октябрь 2019
19:00 - 21:00
5 көн калды
19 Октябрь 2019
13:00 - 14:00
4 көн калды
“Халык участковые” илкүләм бәйгесе башланды
Җәмгыять
  • 11 Сентябрь 2019 - 14:11
  • Караулар: 46

“Халык участковые” илкүләм бәйгесе старт алды. Аның беренче – төбәкләрдә тавыш бирү этабында Түбән Камадан өч участковый катнаша.

Капитан Ленар Ибраһимов 56 нчы административ участокта - Прости авылында эшли, ул биредәге 119 кешенең иминлеге өчен җавап бирә. 2019 елның 8 аена территориядә 13 җинаять кылынган, аларның 10 сы ачылган, 121 административ хокук бозу ачыкланган. Ленар Ибраһимовның төрле дәрәҗәдәге 11 бүләге бар.

Капитан Руслан Рәҗәпов шәһәрнең 3 нче территориаль -иҗтимагый үзидарә советына - 7,8,9 нчы административ участокларына хезмәт күрсәтә, микрорайонда 11 467 кеше яши. 2019 елда территориядә 23 җинаять кылынган, шуларның 10 сы ачылган, шулай ук 181 административ хокук бозу ачыкланган. Руслан Рәҗәповның төрле дәрәҗәдәге 16 бүләге бар.

Майор Ислам Шаһпазов 18 нче территориаль -иҗтимагый үзидарә советына (40,41 нче административ участоклар), 16 642 кешегә хезмәт күрсәтә. 2019 елда территориядә 26 җинаять кылынган, аларның 10 сы ачылган, шулай ук 110 административ хокук бозу ачыкланган. Ислам Шаһпазовның 35 бүләге бар.

Түбәнкамалыларны әлеге бәйгедә җиңүгә лаеклы дип тапкан участковый өчен тавыш бирергә чакырабыз.

Бәйгенең икенче –республика этабы октябрь аенда, федераль дәрәҗәдәге йомгаклау этабы ноябрь аенда үтәчәк.

Тавыш бирү биредә алып барыла.

 

 

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*