ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
20 Октябрь 2019
19:00 - 21:00
5 көн калды
19 Октябрь 2019
13:00 - 14:00
4 көн калды
Һөнәри осталык бәйгесендә җиңүче авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Мюнхенга стажировкага барачак
Җәмгыять
  • 14 Сентябрь 2019 - 13:34
  • Караулар: 41

1 - 7 сентябрь көннәрендә   авыл  хуҗалыгы  өлкәсендә  тәҗрибә  алмашу  максатыннан, Татарстанда  Бавария яшьләр  берлеге  вәкилләре  булды. Вәкилләр өчен Татарстанның  яшь фермерлары  белән очрашулар  оештырылды.   Кунаклар  Татарстанның Түбән Кама районында  «Миңлебай» сыр  заводына килеп, бу төр продукция җитештерү нечкәлекләрен өйрәнделәр.

Моннан тыш, бавариялеләр Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  булдылар  һәм  гамәлдәге  дәүләт  ярдәме  чаралары  турында  белделәр,  Эшкуарлар  йортында  "Эшкуарлык  фабрикасы"на нигез  салучы    Айдар  Булатов белән  очраштылар,  Чистайда   "Белый Кремль"  сыра  заводында, Лаеш районында «Биосфера-Фиш» балыкчылык  комплексында булдылар,  Алабуга  районында авыл туризмы белән таныштылар.   

Татарстан  Республикасының  Аграр  яшьләр  берләшмәсе  һәм Германиянең Бавария  рус телле  яшьләре  берлеге арасындагы  хезмәттәшлек 5 еллап  дәвам  итә.   Шул  вакыт  эчендә, ел  саен  була  торган    стажировкалардан  тыш,  бергәләп  эшләү нәтиҗәсендә  шактый  күп   уртак  проектлар  гамәлгә ашырыла.  Мәсәлән, бу  елның  ноябрендә  агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре  арасындагы  һөнәри осталык  конкурсында  9  җиңүче  ике  атнага  Мюнхенга стажировкага  барачак.  

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы материалларыннан. 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*