ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
20 Октябрь 2019
19:00 - 21:00
5 көн калды
19 Октябрь 2019
13:00 - 14:00
4 көн калды
Түбән Камада яшьләр һәм өлкәннәр арасында иң оста машина йөртүчегә бәйге оештырыла
Җәмгыять
  • 10 Сентябрь 2019 - 14:00
  • Караулар: 41
Түбән Кама ЮХИДИ бүлеге иң оста машина йөртүчегә бәйге игълан итә. Бәйге яшьләр һәм өлкән буын вәкилләре өчен аерым оештырыла.

14 сентябрь көнне ДОСААФ автомәктәбе базасында 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм 55 яшьтән узган хатын-кызлар өчен «Автобабай» бәйгесе узачак. Мәҗбүри шарт - «В» категорияле машина йөртү таныклыгы булу.



18 сентябрь көнне агросәнәгать көллияте базасында шәһәрнең студент яшьләре өчен «Автосессия» конкурсы уза. Конкурста машина йөртү стажы 2 елдан артмаган яшьләр катнаша ала.



Һәр конкурс икешәр этаптан тора: теоретик белемнәрне тикшерү һәм гамәли бирем. «Автобабай» конкурсында катнашучылар өчен автомобильне ДОСААФ үзе тәкъдим итә. Студентлар исә үз автомобильләрендә килергә тиеш. Шунысын да әйтеп узыйк,  катнашучы, биремнәрне үтәп чыга алмаса да, транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителмәячәк.

Гаризалар gibdd_nk@mail.ru электрон почтасы аша кабул ителә. Студентлар урамының 25а йортына 309, 312 нче бүлмәләргә дә китереп тапшыра аласыз. Белешү өчен телефоннар: 8(8555) 39-15-51, 8(8555) 39-16-50.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*