ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
19 көн калды
21 Сентябрь 2019
11:30 - 14:00
6 көн калды
20 Сентябрь 2019
13:00 - 14:00
5 көн калды
20 Сентябрь 2019
07:00 - 17:00
5 көн калды
Айдар Метшин атмосфера һавасын пычратуга бәйле экологик хокук бозу мәсьәләсе буенча оператив киңәшмә үткәрде
Җәмгыять
  • 09 Сентябрь 2019 - 16:04
  • Караулар: 15

Түбән Камада атмосфера һавасын пычратуга бәйле экологик хокук бозу мәсьәләсе буенча барлык табигатьне саклау структуралары, шәһәр прокуратурасын да кертеп, җентекләп тикшерү үткәреләчәк. Бүген бу хакта Түбән Кама мэриясендә Айдар Метшин рәислегендә узган оператив киңәшмәдә хәбәр ителде.

Киңәшмәдә Түбән Каманың барлык төп сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре -   «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ, «Татнефть-Нефтехим» идарәче компаниясе» ҖЧҖ, «ТАНЕКО» АҖ, «ТАИФ-НК» АҖ, ТЭЦ җитәкчеләре, шулай ук территориаль табигать саклау структуралары вәкилләре, шәһәр прокуроры һәм Түбән Кама муниципаль районы иҗтимагый советы рәисе катнашты.


Билгеле булганча, 8 сентябрьдән 9 сентябрьгә каршы төндә кичке сигездән башлап, табигатьне саклау структуралары адресына, Түбән Каманың бердәм кизү диспетчерлык хезмәтенә атмосферада начар ис булуга зарланып, түбәнкамалылардан рәсми рәвештә 70тән артык мөрәҗәгать керде.

Халык социаль челтәрләр, массакүләм мәгълүмат чараларына да мөрәҗәгать итте. Начар искә бөтен шәһәр халкы, шулай ук Афанас, Красный Ключ, Шәңгәлче авыл җирлекләрендә яшәүчеләр зарланды.


Шул ук кичтә махсус комиссия һәм белгечләр шәһәрнең төрле урыннарыннан, коллектордан   пробалар алдылар. Бүген киңәшмәдә тикшеренүләрнең башлангыч нәтиҗәләре игълан ителде. Начар ис чыганагы коллекторлар булмавы ачыкланды. Лаборатория хезмәткәрләре, шулай ук Россия кулланучылар күзәтчелегенең Түбән Камадагы белгечләре алган атмосфера һавасы пробаларына анализлар республика структураларына, аерым алганда, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына һәм Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстандагы идарәсенә җентекләп өйрәнү өчен җибәрелде. Анализ нәтиҗәләре якын арада билгеле булачак.


Хәзерге вакытта комиссия бу хәлнең сәбәпләрен ачыклауны дәвам итә, берничә версия тикшерелә. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры йөкләмәсе буенча, бу атна дәвамында табигатьне саклау структуралары шәһәрнең барлык сәнәгать предприятиеләрендә өстәмә тикшерүләр үткәрәчәк. Шулай ук тикшерү Түбән Кама шәһәре прокуратурасы ягыннан да башкарылачак.

«Булган барлык хәлләрне хәзер системалы һәм эзлекле анализлыйбыз. Пычрату чыганагын билгеләгәннән соң, хокук бозучы, һичшиксез, җәза алачак», - дип белдерде Айдар Метшин.

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*