ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
19 көн калды
21 Сентябрь 2019
11:30 - 14:00
6 көн калды
20 Сентябрь 2019
13:00 - 14:00
5 көн калды
20 Сентябрь 2019
07:00 - 17:00
5 көн калды
Моны белү мөһим: аерым категория түбәнкамалыларга утын сатып алган өчен субсидия түләнә
Җәмгыять
  • 09 Сентябрь 2019 - 15:47
  • Караулар: 22

Түбән Каманың Дмитриевка авылында яшәүчеләр күпчелек очракта утын яки күмер сатып алганнан соң, яңадан исәп-хисап сорап мөрәҗәгать итә. Аның нәтиҗәсендә, җылытуга тотылган сумманы ике тапкыр киметергә була, дип аңлата белгечләр.

Мондый төр дәүләт ярдәмен алу хокукына инвалидлар, хезмәт ветераннары, аз керемле һәм күп балалы гаиләләр ия. Шәһәрдә андый кешеләргә торак-коммуналь хезмәтләргә киткән чыгымнарның 50 процентын автомат рәвештә компенсациялиләр. Ә менә йортларын җылыту өчен газ, утын яки күмер сатып алучыларның үзләренә акчаны кире кайтару турында кайгыртырга кирәк.

«Хәзер күмер һәм утын сатып алуга субсидия бирү буенча бездә 10 кеше даими рәвештә ташлама ала, - дип сөйләделәр матди ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре. - Монда ягу материалын легаль сатучылардан сатып алырга кирәклеген истә тоту мөһим».

Кайтару суммасын, стандарт билгеләнгән бәяләрдән, ягулык төреннән һәм аның күләменнән чыгып исәплиләр.

Субсидия-ташламалар билгеләү мәсьәләсе буенча яшәү урыны буенча Республика матди ярдәм үзәге (Түбән Кама шәһәре, Тынычлык проспекты, 60  яки Кама Аланы, 2/01 ) бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Торакның утын (күмер) ягып җылытылуы турында авыл советыннан белешмә дә кирәк булачак.

Тулырак мәгълүмат өчен: 45-44-92.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*