ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
20 Октябрь 2019
19:00 - 21:00
5 көн калды
19 Октябрь 2019
13:00 - 14:00
4 көн калды
Анонимлык гарантияләнә: атмосферага начар ис таралу сәбәпләрен белүчеләрнең экологларга шалтыратуларын сорыйлар
Җәмгыять
  • 09 Сентябрь 2019 - 09:48
  • Караулар: 50

8 сентябрь 20:00 сәгатьтән 9 сентябрь 02:00 сәгать аралыгында Түбән Кама шәһәрендә табигый органик ис булды. Начар ис Афанас, Красный Ключ, Шәңгәлче авыл җирлекләрен дә кертеп, бөтен шәһәр территориясендә таралды.


Табигатьне саклау структураларына, Түбән Каманың бердәм диспетчерлык хезмәтенә халыктан 60 тан артык шикаять килгән. Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты беренче шикаятьләр кабул ителүгә үк, атмосфера һавасы һәм коллектор агынтыларыннан пробалар алуны оештырды. Һава пробалары 35 нче, 36 нчы микрорайоннар, Көньяк, Вокзал, Корабельная урамнары һ.б. территорияләрдән алынды. Хәзер махсус комиссия экспертиза үткәрә, нәтиҗәләр хәбәр ителәчәк.

 Начар иснең конкрет чыганагы турында мәгълүматлы булган кешеләрне, сәнәгать предприятиеләренең битараф булмаган хезмәткәрләрен 41-65-40 телефоны буенча яисә Eko.nk@tatar.ru электрон почтасы аша хәбәр итүләрен сорыйбыз.

Анонимлык гарантияләнә. 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*