ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
19 көн калды
21 Сентябрь 2019
11:30 - 14:00
6 көн калды
20 Сентябрь 2019
13:00 - 14:00
5 көн калды
20 Сентябрь 2019
07:00 - 17:00
5 көн калды
Түбән Кама район үзәк хастаханәсендә Бердәм тавыш бирү көне уза
Җәмгыять
  • 08 Сентябрь 2019 - 11:16
  • Караулар: 5
Бүген иртәнге сәгать 7дә Түбән Кама  район үзәк  хастаханәсендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау башланды. Хәзерге вакытта хастаханәдә дәваланучы пациентлар, кирәкле медицина процедураларын өзмичә генә, тавыш бирү мөмкинлеге алдылар.

Хастаханәдә  2194 нче номерлы сайлау участогы иртәнге сәгать 7дә ачылды. Иртәнге сәгать 8дә үк ике күчмә бригада стационар бүлекләре буйлап йөри башлады.  Сайлау комиссиясе әгъзалары бюллетеньнәр өчен күчмә урналар һәм әлеге процедура өчен кирәкле барлык документлар белән тәэмин ителгән. Тавыш бирү пунктлары буфетларда һәм ашханәләрдә урнашкан.

Участок сайлау комиссиясе рәисе Ләйлә Әхмәтҗанова сүзләренә караганда, бүген биредә  200ләп пациент тавыш бирәчәк. Көн дәвамында хастаханәгә салынган пациентлар өчен дә тавыш бирү оештырылачак. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*