ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
5 көн калды
Түбән Кама хастаханәләрендә дәваланучылар өчен дә тавыш бирү оештырылды
Җәмгыять
  • 08 Сентябрь 2019 - 14:32
  • Караулар: 69
Тавыш бирүдә Түбән Кама хастаханәләре пациентлары да катнаша. 

Перинаталь үзәге булган шәһәр балалар хастаханәсендә иртәнге 7дән сайлау участогы эшли. Биредә үз балаларын караучы ата-аналар тавыш бирә. Үз тавышыңны бирү өчен ерак йөрисе юк: хастаханәнең беренче катына төшәргә генә кирәк. Бүген 36 ата-ана тавыш бирде. 

Биредә шулай ук күптән түгел генә бала тапкан һәм авырлы хатын-кызлар  да тавыш бирде. Участок сайлау комиссиясе белгечләре аларга бюллетеньнәр өчен күчмә урна белән килделәр. Барлыгы 69 хатын-кыз тавыш бирүдә катнашты.

Алга таба күчмә бригада туберкулез диспансерына юл тотачак. Анда 9 пациент тавыш бирер дип көтелә. Йогышлы авырулар бүлегендә дә 20  сайлаучы бар.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*