ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
19 көн калды
21 Сентябрь 2019
11:30 - 14:00
6 көн калды
20 Сентябрь 2019
13:00 - 14:00
5 көн калды
20 Сентябрь 2019
07:00 - 17:00
5 көн калды
Өлкән буын түбәнкамалылар сайлауда үз тавышларын бирде
Җәмгыять
  • 08 Сентябрь 2019 - 16:05
  • Караулар: 12
Сайлауга килә алмаучы түбәнкамалылар өчен өйдә тавыш бирү мөмкинлеге булдырылды,  чөнки өлкән яшьтәге кешеләрнең күбесе сәламәтлеге буенча сайлау участогына бара алмый.

Әйтик, Югары Чаллы авылында участок сайлау комиссиясе әгъзалары Түбән Кама районының иң өлкән кешесе Кәлимуллина Нурлыгаян Насретдин кызына бардылар. 2019 елның ноябрендә аңа 101 яшь тула.



Красный Ключ бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Һадиулла Фәйзуллин да  сайлауга килә алмавы турында алдан хәбәр иткән. 93 яшьлек ветеран өчен шулай ук өйдә сайлау  мөмкинлеге булдырылды. 

Билгеле булганча, бүген шәһәр һәм район җирлегендә VI чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау уза. Тавыш бирү кичке 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итә.

Фото: ntr-24.ru
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*