ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
19 көн калды
21 Сентябрь 2019
11:30 - 14:00
6 көн калды
20 Сентябрь 2019
13:00 - 14:00
5 көн калды
20 Сентябрь 2019
07:00 - 17:00
5 көн калды
Түбән Камада бүген сайлау көне уңаеннан зур бәйрәм һәм ишегалларын төзекләндерү буенча халык арасында язмача сораштыру үтәчәк
Җәмгыять
  • 08 Сентябрь 2019 - 09:06
  • Караулар: 22
Бүген Түбән Кама районы халкы ТР Дәүләт Советына сайлауда тавыш бирәчәк. Традиция буенча, сәяси вакыйга гомумхалык бәйрәменә әвереләчәк.

Сайлау участокларында  концерт номерлары, арзан бәягә авыл хуҗалыгы ярминкәсе, медицина хезмәткәрләре консультацияләре, гриппка каршы вакцинация, ишегалларын ремонтлау өчен тавыш бирү, спорт ярышлары кебек чаралар оештырыла.


Әйтик, 11 нче мәктәп территориясендә баскетбол һәм волейбол ярышлары узачак, ГТО нормаларын тапшыру мәйданчыгы эшләячәк, 10 нчы мәктәптә шахмат һәм шашка ярышлары планлаштырыла, аркан тартышу һәм армспорт яратучылар үз көчләрен «Ярыш» спорт комплексында сыный алачак, ә Красный Ключ урта мәктәбендә ишегалды командалары арасында футбол матчы оештырылачак. Бәйрәм чаралары Кама Аланында да узачак.



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*