ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
19 көн калды
21 Сентябрь 2019
11:30 - 14:00
6 көн калды
20 Сентябрь 2019
13:00 - 14:00
5 көн калды
20 Сентябрь 2019
07:00 - 17:00
5 көн калды
Түбән Кама “Төнне кабыз” акциясенә кушылды
Җәмгыять
  • 06 Сентябрь 2019 - 15:18
  • Караулар: 18

Түбән Каманың “Гаилә” паркында “Зажги ночь” (“Төнне кабыз”) акциясе узды. Акция яман шеш авыруыннан дәваланучыларга ярдәм һәм игътибар күрсәтү йөзеннән оештырылды. “Без бергә” оешмасы үткәргән чарада 300 дән артык кеше катнашты.

Төнлә үткән чарада катнашучылар фонарьлар тотып, парк буйлап узды, биредә үк концерт программасы да оештырылган иде.


"Сез бик кирәкле эш башкарасыз. Яман шеш турында ачыктан -ачык сөйлисез һәм аның белән көрәшүчеләргә булышырга әзерсез, бу – бәяләп бетергесез. Шәһәр җитәкчелеге һәрвакыт сезгә ярдәм итәргә әзер”, - диде Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнар Бәдретдинов.


Чарада катнашучыларга өч төстәге кәгазь фонарьлар бирелде: алтынсу төстәгеләре - яман шеш аркасында якыннарын югалтучыларга, аклары - онкология авыруыннан дәваланучыларга яки ремиссия стадиясендә булганнарга, кызыллары – авыруларның янәшәсендә булып, ярдәм кулы сузучы туганнары, дуслары, табибларга.


"Без 150 фонарь тараттык, алар һәркемгә дә җитмәде. Соңгы моментта 14 яшьлек кыз өчен фонарь эзләдек: ул күпер астында берүзе елап басып тора иде. Үсмер кыз хәзер хастаханәдә ятучы әнисенә булышу йөзеннән акциягә килгән. Киләсе елда акция тагын да масштаблырак булыр дип уйлыйбыз”, - диде үз чыгышында “Без бергә” җитәкчесе Елена Мусаева.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*