ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
19 көн калды
21 Сентябрь 2019
11:30 - 14:00
6 көн калды
20 Сентябрь 2019
13:00 - 14:00
5 көн калды
20 Сентябрь 2019
07:00 - 17:00
5 көн калды
“Рубаха" оешмасы вәкилләре бочче буенча турнирдан җиңү белән кайтты
Җәмгыять
  • 06 Сентябрь 2019 - 12:31
  • Караулар: 19

Халыкара хәйрия көнендә Түбән Каманың “Рубаха" оешмасы вәкилләре Әлмәткә юл тотты. Анда физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен бочче буенча турнир узды. Аны, гадәттәгечә, җирле «Нефтяник» хоккей клубы оештырды.


Оешма вәкилләре Әлмәткә җәмәгать эшлеклесе Лилия Заһретдинова чакыруы буенча барды. Билгеле булганча, ел башында Түбән Камада Лилия Заһретдинова  белән әдәби очрашу оештырылган иде һәм шуннан бирле алар эшлекле элемтәдә торалар.


«Рубаха» уенчылары Андрей Трофимов, Гөлнара Усманова, Анна Иванова һәм Гүзәл Зиннурова турнирда катнашып кына калмыйча, призлы урыннар да яуладылар.

«Без космик тырышлык һәм хис-тойгыларны эшкә җигеп ярыштык. Һәм менә ул - җиңү! – дип тәэсирләре белән уртаклаша алар. - Без үзебезнең «Корнхол» һәм «Эластик» адаптив спорт уеннарын да тәкъдим иттек. Хәзер кунакларны җавап визиты белән Түбән Камада көтәбез».


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*