ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
19 көн калды
21 Сентябрь 2019
11:30 - 14:00
6 көн калды
20 Сентябрь 2019
13:00 - 14:00
5 көн калды
20 Сентябрь 2019
07:00 - 17:00
5 көн калды
Айдар Метшин туры эфирда халык белән аралашып, борчыган сорауларга җавап бирде
Җәмгыять
  • 06 Сентябрь 2019 - 10:46
  • Караулар: 20

Түбән Камада «Айдар Метшин белән туры элемтә» тапшыруы узды, ул сәгать ярымга сузылды. Без тапшыруда түбәнкамалылардан яңгыраган  сораулардан  бишесенә  район башлыгының җавабын тәкъдим итәбез. Туры эфирны кичә карый алмаучылар өчен, сайтта тапшыруның видеоязмасын да урнаштырабыз.


ШИНЧЫЛАР ПРОСПЕКТЫН ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Быел юлларны ремонтлауга (совет чорыннан соңгы тарих өчен, мөгаен) рекордлы сумма җәлеп ителде. Төгәлрәк әйтсәк, бу - төрле чыганаклардан 1 миллиард 760 миллион сум дигән сүз. Бу - чыннан да, бик зур сумма, һәм барлык чыгымнар шәһәрдә генә түгел, район җирлегендә дә юл катламының сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелде. "Исерек" юл мәсьәләсе” төшенчәсен без якын арада (ике ел эчендә) онытырбыз дип өметләнәм. Без бу юлны төзекләндерәбез. Гомумән алганда, без Шинчылар проспектын төзекләндерүгә керешәбез, бу - шәһәребезнең үзәк урамнарының берсе. Хәзерге вакытта без, шәһәрнең әлеге үзәген яңарту өчен, проспектның проектын төзү белән шөгыльләнәбез.


ИШЕГАЛЛАРЫНДАГЫ ЮЛЛАР

Киләсе елдан «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру башлана. Өч ел дәвамында республика бюджетыннан 50 млрд сум бүлеп биреләчәк. Әлеге программа буенча акчаның 70 проценты ишегалларындагы юлларны ремонтлауга тотылачак. Шәһәребезнең һәм, гомумән, республиканың, илнең күпчелек ишегаллары файдалануга тапшырылганнан бирле ремонтланмаган. Бу проект моңарчы күрелмәгән, минемчә, бу  - йөз процент кирәкле эш. Без моны «фатирдан ишегалдына кадәр» дип атыйбыз – кеше, үз фатирыннан чыккач, чиста, җыештырылган подъездга аяк бассын һәм барысы да уңайлы, куркынычсыз булган ишегалдына чыксын.


СӨЕМБИКӘ УР., 63 АДРЕСЫ БУЕНЧА ОБЪЕКТ ТӨЗЕЛЕШЕ

Миңа бу мәсьәлә яхшы таныш, ул бик катлаулы. Бер яктан, җир кишәрлеген арендалаучы әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен барлык законлы хокукларга ия. Икенче яктан, халык фикере, теләге бар. <...> Бик үк җиңел булмаган бу очракта, мин халык фикерен исәпкә алырга һәм әлеге җир кишәрлегендә объект төзү мәсьәләсен ябу турында карар кабул итәргә тиешбез дип саныйм. Өч сәгать элек, турыдан-туры эфирга килгәнче, мин проектның инвесторы белән сөйләштем, һәм без Сөембикә урамы, 63тә объект төзелмәячәге турында килештек. Мәсьәлә хәл ителде. <...> Халык фикере – беренче урында. Тик, әлбәттә, без мондый хәлләр килеп чыгуына юл куймаска тиеш, чөнки моны эшне башлаганчы ук хәл итәргә кирәк.


 ТРАНСПОРТ РЕФОРМАСЫ

28 августтан без барлык тугыз маршрутта да кичке рейсларны кире кайтардык, ләкин бу хәрәкәт интервалында хәлне үзгәртмәде. Якын арада моңа нәрсә йогынты ясый ала? 47 нче маршрут - яңа маршрут, ул 34, 44, 45, 47, 49 нчы микрорайоннарга, ягъни шәһәребезнең яңа микрорайоннарына йөриячәк. Ун автобус шәһәрнең бу өлешен "каплаячак", бу исә билгеле бер киеренкелекне бетерәчәк. Икенче локаль карар – өстәмә пассажир ташучыны җәлеп итү.

 

    

 Әмма бу - локаль чаралар. Бу мәсьәлә транспорт реформасы ярдәмендә хәл ителергә мөмкин, без хәзер аның белән шөгыльләнәбез. Махсус юл институты мәсьәләне хәл итүнең өч вариантын эшләячәк. Моңа вакыт кирәк, бу - 2020 ел. Локаль чаралар киеренкелекне киметер дип ышанабыз, әмма алар әлегә мәсьәләне хәл итмәячәк.

Хөрмәтле түбәнкамалылар, ышандырып әйтә алам, без бу мәсьәлә белән җитди, сәнәгать предприятиеләре белән берлектә шөгыльләнәбез. Барысы да Казандагы кебек [булыр] дип өметләнәбез, «кызыл автобус» юлын алар да бик озак узганнар, бик катлаулы эш булган. Бездә бу күпкә җиңелрәк булачак, чөнки сан ягыннан шәһәребез кечерәк, әмма, шуңа да карамастан, проблемалар да шул ук. Сабырлык туплавыгызны сорыйм, без ике ел эчендә бу мәсьәләне хәл итеп чыгарга тиешбез.


  ЧИСТАРТУ КОРЫЛМАЛАРЫН ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ ҺӘМ МЕТАНОЛ ПРОИЗВОДСТВОСЫ

Бу - бик зур нәтиҗә. «Таиф» компанияләр төркеме ярдәмендә Азат Шәүкәтович үз командасы белән башкарып чыккан эш  «Без атмосфера һавасының сыйфатын яхшыртабыз», -дияргә мөмкинлек бирә.

Минем мөнәсәбәтем [метанол җитештерү заводы төзү проектына] халыкныкы кебек. Бүгенге көнгә без җәмәгать тыңлавында Иҗтимагый совет тарафыннан бирелгән сорауларга җавап алмадык. Белгечләр бәя бирергә тиеш. Без, биредә яшәүчеләр – белгечләр түгел, әмма һәркем яңа производствоның безнең территориягә нинди йогынты ясаячагына аңлаешлы телдә җавап алырга тиеш. Бу җавапларны алганнан соң, без алга таба эш йөртәчәкбез.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*