ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
19 көн калды
21 Сентябрь 2019
11:30 - 14:00
6 көн калды
20 Сентябрь 2019
13:00 - 14:00
5 көн калды
20 Сентябрь 2019
07:00 - 17:00
5 көн калды
Өлкән буын түбәнкамалыларга спорт белән шөгыльләнү өчен махсус үзәк ачылды
Җәмгыять
  • 05 Сентябрь 2019 - 08:54
  • Караулар: 19

Бәясе 5 млн сумнан артып киткән йөгерү тренажеры, координацияне яхшырту өчен электрон симулятор һәм тагын бик күп югары технологияле җиһазлар – Түбән Камада 50 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә спорт белән шөгыльләнү өчен махсус үзәк ачылды. Актив озын гомерлелек үзәген «Татнефть» компаниясе тәкъдиме һәм ярдәме белән ачтылар.


“Әлмәттә мондый үзәкне күргәч, ак көнләшү белән көнләшкән идем", - дип искә алды Айдар Метшин. Әлмәт шәһәрендә махсуслаштырылган тренажер заллары өчәү, Җәлил, Лениногорск һәм Азнакайда - берәр. Инде менә Наил Мәганов башлап җибәргән проект Түбән Камага да килеп җитте.


“Үз сәламәтлегең турында, бигрәк тә алтмыш яшьтән узганнарга, нык кайгыртырга кирәк”, - диде ачылу тантанасында "Татнефть” ГАҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев. Шәһәр советы депутаты Гөлнара Мөҗипова проектның тиз башкарылып чыгуына игътибар итте: “Без бу мәсьәлә турында май азагында фикер алышкан идек, һәм менә сентябрь башында инде бу үзәкне ачабыз”.


Яңа үзәк Химиклар урамының 16 нчы йортында урнашкан. Анда Түбән Каманың өлкән буын вәкилләре махсус тренажерларда бушлай шөгыльләнә алачак. Аларга инструкторлар ярдәм күрсәтә.


Үзәккә язылу өчен, участок терапевты яки геронтологтан медицина белешмәсе алырга кирәк. Бу атнада спорт залы иртәнге сигездән кичке бишкә кадәр эшли, якшәмбе – ял көне. 12: 00 - 12: 40 сәгатьләрдә – төшке ашка тәнәфес.


Үзәккә язылган һәр кешене (50 яшьтән өлкәнрәк түбәнкамалылар кабул ителә) 8 кешедән торган төркемнәргә бүләләр, көненә үзәктә шундый алты төркем шөгыльләнәчәк. Атнага ике тапкыр шөгыльләнү мөмкинлеге бирелә, димәк, актив озын гомерлелек үзәге 144 кешегә хезмәт күрсәтә ала.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*