ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
19 көн калды
21 Сентябрь 2019
11:30 - 14:00
6 көн калды
20 Сентябрь 2019
13:00 - 14:00
5 көн калды
20 Сентябрь 2019
07:00 - 17:00
5 көн калды
Айдар Метшин Бөек Җиңүнең 75 еллыгына төзекләндереләчәк объектларда эш барышы белән танышты
Җәмгыять
  • 04 Сентябрь 2019 - 14:54
  • Караулар: 22

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына Түбән Каманың шәһәр зиратында туганнар каберлеге булдырылачак. Бүген Айдар Метшин җитәкчелегендәге эшче төркем бу уңайдан күчмә киңәшмәгә чыкты.

Билгеле булганча, Бөек Ватан сугышы елларында Казанда сугышка алынучылардан 80 чаңгы батальоны формалаштырыла, 561 кеше арасында Татарстан, Башкортстан, Казан, Чаллы, шул исәптән Түбән Кама җирендә туып-үскән егетләр дә була.


Псков өлкәсенең Липенка авылы янындагы көрәшләрдә әлеге батальонның 100гә якын сугышчысы батырларча һәлак була. Татар батальоны фашист илбасарлары белән соңгы сулышкача көрәшә. Көрәш бер тәүлек дәвам итә, исән калучыларга алга таба хәрәкәт итәргә боерык бирелә, һәлак булган солдатларны авыл халкы җирли. 26 хуҗалыктан торган авыл хәзер инде юкка чыккан, әмма Түбән Кама эзтабарлары якташларыбыз җирләнгән урыннарда казу эшләре алып барып, аларның каберләрен туган җиргә кайтару өчен зур тырышлык куя.


Язын төп эшләргә керешү өчен, көзге салкыннарга кадәр туганнар каберлегенең нигезен салу планлаштырыла. Моннан тыш, әкренләп зират территориясе дә төзекләндереләчәк: керү урыны, юллар яңартылачак, яшелләндерү эшләре башкарылачак.

"Хәзер эшләрнең тулы исемлеген төзергә, төзекләндерү этапларын билгеләргә кирәк, - диде Айдар Метшин. -Без зират территориясен генә түгел, булган кәгазь документларны да тәртипкә китерергә һәм каберлекләрнең электрон базасын булдырырга тиешбез".


Эшләр этаплап башкарылачак: туганнар каберлеге төзелгәннән соң, үзәк керү юлы төзекләндереләчәк, 1200гә якын агач утыртылачак. “Территорияне төзекләндерү эшләрен башлаганчы, бу эшләр яхшы сыйфатта башкарылган башка шәһәрләрнең уңай тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк", - дип күрсәтмә бирде шәһәр мэры.

Соңрак күчмә киңәшмә Җиңү монументы территориясендә дәвам ителде. Хәзер биредә «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль программасы һәм иҗтимагый киңлекләрне үстерү буенча республика программасы кысаларында төзелеш эшләре бара.


Түбән Камада монумент 1985 елда - Бөек Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан төзелгән  һәм менә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына территорияне яңартуга керештеләр. Реконструкция буенча төп эшләрне агымдагы елда башкару планлаштырыла, бу киләсе елга юбилей көне алдыннан барлык эшләрне дә тәмамлау мөмкинлеге бирәчәк. Яңартылган монумент территориясендә Түбән Кама җире геройларына – 5 Советлар Союзы Герое һәм 5 Дан орденының тулы кавалерына 10 сын урнаштырылачак. Мәйданда шулай ук электрон хәтер китабы да куелачак. Монумент территориясендә махсус павильон ачылып, анда керү ирекле булачак, бирегә килгән һәр кеше интерактив җайланмадан үз туганы турында мәгълүмат таба алачак.


Моннан тыш, Җиңү парадын утырып карау урыннары да арттырылачак.

“Барысы да стиль белән эшләнгән, чиста һәм матур булырга тиеш", - дип максат куйды Айдар Метшин күчмә киңәшмә барышында.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*