ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
23 Март 2020
18:30 - 20:30
54 көн калды
3 Февраль 2020 00:00
4 Декабрь 2019 00:00
5 көн калды
29 Гыйнвар 2020
18:30 - 20:30
8 сентябрь көнне Түбән Камада сайлаучылар өчен күп кенә чаралар оештырылачак
Җәмгыять
  • 04 Сентябрь 2019 - 07:55
  • Караулар: 98

ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау көнне Түбән Камада сайлаучылар өчен өстәмә чаралар оештырылачак. Бу хакта эшлекле киңәшмәдә Түбән Кама муниципаль район Советы аппарат җитәкчесе Артур Сафин җиткерде.

«Гадәттә сайлау көне һәрвакыт зур бәйрәм буларак үтә, без дә бу традициядән читтә калмаска булдык, - дип белдерде Артур Сафин. - 8 сентябрьдә түбәнкамалыларны бәйрәм программасы көтә».

Сүз концерт номерлары, арзан бәягә авыл хуҗалыгы ярминкәсе, медицина хезмәткәрләре консультацияләре, гриппка каршы вакцинация, ишегалларын ремонтлау өчен тавыш бирү, спорт ярышлары кебек чаралар турында бара.

Әйтик, 11 нче мәктәп территориясендә баскетбол һәм волейбол ярышлары узачак, ГТО нормаларын тапшыру мәйданчыгы эшләячәк, 10 нчы мәктәптә шахмат һәм шашка ярышлары планлаштырыла, аркан тартышу һәм армспорт яратучылар үз көчләрен «Ярыш» спорт комплексында сыный алачак, ә Красный Ключ урта мәктәбендә ишегалды командалары арасында футбол матчы оештырылачак.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*