ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
3 көн калды
Түбән Камада өлкән буын вәкилләренә спорт белән шөгыльләнү өчен махсус үзәк ачыла
Җәмгыять
  • 04 Сентябрь 2019 - 08:26
  • Караулар: 81

Бүген Түбән Камада  актив озын гомерлелек үзәге ачыла. Үзәктә Түбән Каманың өлкән буын вәкилләре махсуслаштырылган фин тренажерларында бушлай шөгыльләнә алачак. Аларга инструкторлар ярдәм күрсәтәчәк.

Яңа үзәк Химиклар урамының 16 нчы йортында ачыла. Бу - шәһәргә “Татнефть” компаниясе бүләге. Бүгенге көндә мондый берничә зал Әлмәттә эшләп килә, Җәлил бистәсендә, Лениногорск, Азнакайда да шундый үзәкләр ачылган.

“Татнефть” компаниясе вәкилләре әйтеп узганча, әлеге тренажерлар гадәти спорт залларындагыдан аерылып тора. Алар өлкәннәр өчен махсус ясалган, аеруча бил, аяк-кул мускулларын актив хәрәкәтләндерүгә көйләнгән. Һәр пациентка шәхси якын килеп, программа төзелә, алар шуның нигезендә шөгыльләнә.

Ачылу тантанасы 16:00 сәгатькә планлаштырылган, тантаналы чарада Түбән Кама мэры Айдар Метшин да катнашачак.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*