ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
19 көн калды
21 Сентябрь 2019
11:30 - 14:00
6 көн калды
20 Сентябрь 2019
13:00 - 14:00
5 көн калды
20 Сентябрь 2019
07:00 - 17:00
5 көн калды
Түбән Камада ишегалларын төзекләндерү мәсьәләләре буенча сораштыру үткәреләчәк
Җәмгыять
  • 03 Сентябрь 2019 - 13:53
  • Караулар: 19

Айдар Метшин бүген җитәкчеләрнең чираттагы эшлекле киңәшмәсендә Түбән Камада ишегалларын ремонтлауга керешүнең 8 сентябрьдә халыкның активлыгына бәйле булачагын искәртте. Бу көнне шәһәрлеләр арасында массакүләм язмача сораштыру узачак.

"Проектны тормышка ашыру чираты халыкның әлеге сораштыруда актив катнашуына да бәйле булачак", - дип билгеләп үтте Түбән Кама мэры.

О проекте "Наш двор" рассказали Айдар Метшин и Артур Сафин

Әлбәттә, сораштыру үткәрү ишегалларын ремонтлау өчен бердәнбер критерий түгел. "Безнең ишегалды" өч еллык программасы буенча төзекләндерү, беренче чиратта, элек тәртипкә китермәгән ишегалларыннан башланачак. Яңарту 2014 елга кадәр төзелгән күп катлы йортларга гына кагылачак.

Ишегалларында җиде төрле эш башкару планлаштырыла. Юлларга асфальт түшәү, коеларны алыштыру һәм ишегалларын яктырту эшләре мәҗбүри тәртиптә алып барылачак. Моннан тыш, эскәмияләр урнаштырылачак һәм балалар мәйданчыклары җиһазландырылачак.

Жильцы смогут проголосовать за установку детской площадки

Һәр ишегалдында кирәкле эш төрләрен халык үзе билгеләячәк. "6 сентябрьгә кадәр һәр фатирга анкеталар тарату оештырылачак, - дип аңлатты Түбән Кама муниципаль район Советы аппарат җитәкчесе Артур Сафин. - Шәһәрдәшләр анкетада 10 баллы шкала буенча нинди төзекләндерү кирәклеген, шулай ук шәһәрен, урамын һәм йорт номерын күрсәтергә тиеш".

Анкеты в Нижнекамске уже раздают

8 сентябрь көнне түбәнкамалылар тутырылган анкеталарын участок сайлау комиссияләренә алып килергә тиеш. Биредә махсус тартмалар урнаштырылачак, анда ирекле ярдәмчеләр кизү торачак: кеше үз анкетасын өендә онытып калдырган очракта, яңа бланклар тутыру мөмкинлеге булдырылачак.

Сораштыру Кама Аланында да узачак.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*