ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
33 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
27 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
25 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
24 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
18 көн калды
20 Ноябрь 2019
18:30 - 20:30
6 көн калды
"Нефтехимик" хоккейчылары КХЛ чемпионатының беренче матчын Минскида башлый
Җәмгыять
  • 02 Сентябрь 2019 - 13:26
  • Караулар: 64
1 сентябрьдә Континенталь хоккей лигасының чираттагы сезоны старт алды. Традиция буенча, зур турнир башланыр алдынна,  «Нефтехимик» командасы мәчеткә килде.



Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов хоккейчыларның югары нәтиҗәләргә ирешүен һәм иминлеген теләп, дога кылды, кунакларны  коймак, чәй белән сыйлады. Мәчеткә биш уенчы һәм команда җитәкчеләре: «Нефтехимик» ХК директоры Ринат Шәрифҗанов, администратор Рөстәм Вәлиев, пресс-атташе Исмаил Рамазанов һәм табиб Александр Сунгуров килде. Очрашуда катнашучылар  кеше тормышындагы төп бурычлар – ата-аналарга, укытучыга һәм тренерга хөрмәт, рухи кыйммәтләр турында сөйләштеләр. 



«Нефтехимик» регуляр чемпионатның беренче уенында бүген  «Динамо Минск» хоккейчылары белән уйнаячак, матч 19:10 сәгатьтә башлана. 

Фото: Фәнис Кадыйров һәм  "Нефтехимик" 



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*