ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
19 көн калды
21 Сентябрь 2019
11:30 - 14:00
6 көн калды
20 Сентябрь 2019
13:00 - 14:00
5 көн калды
20 Сентябрь 2019
07:00 - 17:00
5 көн калды
Биологик чистарту корылмалары файдалануга тапшырылды: Рөстәм Миңнеханов Түбән Каманың экологик торышын шәхсән үзе бәяләде
Җәмгыять
  • 28 Август 2019 - 15:41
  • Караулар: 31

Бүген республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, "Нижнекамскнефтехим” ГАҖ Директорлар советы рәисе Руслан Шиһабетдинов, капиталь төзекләндерү тәмамланганнан соң,  биологик чистарту корылмаларын ачу тантанасында катнаштылар.

“Түбән Кама – Татарстанның нефть- химия үзәге, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов.– Биредә уңай үзгәрешләр бара. Үз вакытында шәһәр халкыннан төрле шикаятьләр булды. Әмма хәзер производствода иң заманча технологияләр кулланыла һәм, техноген йөкләнешнең артуына карамастан, без экологияне саклауның бөтен дөнья нормативлары дәрәҗәсенә ирешә алабыз. Бу юнәлештә эшләячәкбез". 


Биологик чистарту корылмалары 1966 елда файдалануга тапшырылган. Биредә көнкүреш-хуҗалык сулары да (19 %), сәнәгать предприятиеләре сулары да (81%) чистартыла. Йөкләнеш даими үсү сәбәпле, чистарту корылмаларының куәте тәүлегенә 56 мең кубометрдан 213 мең кубометрга кадәр арткан.

Биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләүнең беренче этабы 2016 елда башкарылды. "Нижнекамскнефтехим” ГАҖ тарафыннан әлеге максатларга 610,4 млн сум акча тотылган.

2018 елда чистарту корылмаларын реконструкцияләүнең икенче этабы башланды, аның барышында герметик биналар һәм корылмалар төзелде, искеләре төзекләндерелде. Нәтиҗәдә, агынтыларны чистарту барышында атмосферага начар ис чыгу мөмкинлеге юкка чыгарылды. Тагын бер үзенчәлек - газ чистарту корылмалары -биофильтрлар. Әлеге технология Европада иң яхшыларның берсе булып тора. Атмосфераны газ калдыкларыннан чистартуның нәтиҗәлелеге 95% ка җитә.

Хәзер агынтыларны чистарту тулы герметик шартларда уза, ябык типтагы аэротенклар куллану чистарту процессында химик исләрне тотып калырга мөмкинлек бирә. Махсус бактерияләр куллану исә агынтыларны органик катнашмалардан һәм нефть продуктларыннан чистартуның нәтиҗәлелеген арттыра.


Биологик чистарту корылмалары эшен махсус лаборатория контрольдә тота, ул шулай ук тулысынча ремонтланган. Чистарту корылмаларында видеопанель дә урнаштырылган, аның ярдәмендә агынтыларны реаль вакыт режимында күзәтеп торырга мөмкин. Моннан тыш, 2019 елның мартыннан 15 км озынлыкта яңа коллектор төзү эше башланды.


Биологик чистарту корылмаларын үзгәртеп коруның гомуми бәясе, яңа коллектор төзүне дә кертеп, өч миллиард сумнан артык. Әлеге эш нәтиҗәсендә, тотрыклы сәнәгать үсеше шартларында Түбән Кама шәһәре һәм районының экологик куркынычсызлыгын тәэмин итү бурычы үтәләчәк.

“Экология мәсьәләсе безнең өчен һәрвакыт өстенлекле булды, - дип ассызыклады Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, яңа проектны бәяләп. - Безнең сәнәгать предприятиеләренең бу аспектларга аңлы карашта булуы һәм производстволарны киңәйтү белән бергә зур экологик проектларны тормышка ашыруы куанычлы”.


Руслан Шиһабетдинов экология өлкәсендәге барлык мәсьәләләр дә компания өчен төп бурыч булып калачак, дип ышандырды. “Түбән Камада экологик хәл башка шундый регионнарга караганда яхшырак булыр дип ышанам”, - дип белдерде компания җитәкчесе.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*