ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
23 Март 2020
18:30 - 20:30
55 көн калды
3 Февраль 2020 00:00
4 Декабрь 2019 00:00
5 көн калды
29 Гыйнвар 2020
18:30 - 20:30
Түбәнкамалылар «Татнефть» хәйрия фонды грантларына ия булды
Җәмгыять
  • 22 Август 2019 - 16:10
  • Караулар: 116

Түбән Каманың берьюлы 9 иҗтимагый оешмасы «Татнефть» хәйрия фонды грантларына ия булды. Түбән Камада фондтан күчкән финанс кертемнәренең гомуми суммасы – 2 миллион 652 мең сум.


Проектлар төрле. Мисалга, «Рубаха» оешмасы җитәкчесе Яна Анисимова откан акчага бию коляскалары һәм мөмкинлекләре чикләнгән биючеләр өчен костюмнар сатып алырга планлаштыра. Александр Данилов ел дәвамында мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында футбол турниры үткәрәчәк: һәрбер балалар бакчасы үз җыелма командасын тәкъдим итеп, ял көннәрендә лига уеннарында катнашачак, барлыгы 300 гә якын матч үткәрү ниятләнә. Надежда Еремина исә бәлагә юлыккан кешеләр өчен социаль адаптация үзәген үстерүне дәвам итәчәк. Керәшен җәмгыяте милли бәйрәмнәрне тагын да дәрәҗәлерәк итеп оештырачак.


Кайбер проектлар Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Кама Аланында, мәсәлән, балалар һәм яшүсмерләрнең иншалары һәм рәсемнәре тупланган «Войны не видели, но знаем» («Сугышны күрмәдек, ләкин беләбез») китабы басылып чыгачак. Ә шәһәрнең үзендә гыйнвардан майга кадәр Түбән Кама ветераннары турында истәлекле язмалар һәм брошюралар таратылачак.

Фото: https://www.tatneft.ru


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*