ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
23 Март 2020
18:30 - 20:30
55 көн калды
3 Февраль 2020 00:00
4 Декабрь 2019 00:00
5 көн калды
29 Гыйнвар 2020
18:30 - 20:30
Киләсе елдан беренче балага айлык түләү 3 яшькә кадәр биреләчәк
Җәмгыять
  • 12 Август 2019 - 08:10
  • Караулар: 65

2019 елның 2 августында "Балалы гаиләләргә айлык түләүләр турында "Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында" 305-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителде. Документ нигезендә, 2020 елның 1 гыйнварыннан әлеге түләү гаилә әгъзасына ике яшәү минимумыннан артмаган гаиләнең җан башына уртача керемен исәпкә алып, 3 яшькә җиткәнче биреләчәк. Бу хакта  ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова җиткерде.

Шулай итеп, 2020 елда җан башына уртача кереме 20170 сумнан артмаган гаиләләргә 9373 сум күләмендә акча биреләчәк.

 "Балалы гаиләләргә айлык түләүләр турында" 2017 елның 28 декабрендәге 418-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә, хәзерге вакытта җан башына уртача кереме  эшкә яраклы халыкның яшәү минимумыннан 1,5 тапкыр артмаган гаиләләргә беренче бала тууга бәйле рәвештә айлык түләүләр бирелә. 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*