ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
34 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
28 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
26 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
25 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
19 көн калды
20 Ноябрь 2019
18:30 - 20:30
7 көн калды
Россиядә киләчәктә пилотсыз транспорт чараларын куллануга әзерлек бара
Җәмгыять
  • 21 Август 2019 - 14:24
  • Караулар: 75

Киләчәктә Россия юлларында пилотсыз автомобильләр йөриячәк. Интернет челтәрендә югары технологияле транспорт катнашында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү концепциясе проекты барлыкка килде.

Концепциядә сүз пилотсыз транспорт чаралары, шулай ук төрле системалар белән җиһазландырылган автомобильләр турында бара. Концепциянең төп принциплары: юл-транспорт һәлакәтләренең килеп чыгу ихтималын мөмкин булганча киметү; автоматлаштырылган транспорт чаралары кулланыла торган террорчылык һөҗүмнәреннән, кибератакадан һәм юл хәрәкәтен тотрыксызландырудан саклануны тәэмин итү, дип яза чыганак.

Пилотсыз автомобильләр «ЭРА-ГЛОНАСС» системасына тоташтырылырга һәм мәгълүматлар («кара тартма») язу җайланмасына ия булырга тиеш.

Концепция «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итәчәк.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*