ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
19 көн калды
21 Сентябрь 2019
11:30 - 14:00
6 көн калды
20 Сентябрь 2019
13:00 - 14:00
5 көн калды
20 Сентябрь 2019
07:00 - 17:00
5 көн калды
Түбән Камада табиб Рифкать Гатуповны искә алу кичәсе узачак
Җәмгыять
  • 21 Август 2019 - 13:55
  • Караулар: 41

Очрашу 22 август көнне 15.00 сәгатьтә консультация-диагностика сырхауханәсенең актлар залында (Актүбә ур., 11) уза. Кичәдә теләге булган һәркем катнаша ала.

Түбән Кама районы сәламәтлек саклау идарәсенең аллергология һәм иммунология баш белгече, Түбән Кама үзәк хастаханәсе психологы Рифкать Гатупов май аенда 61 нче яшендә арабыздан китте.

Ул 38 ел табиб булып эшләгән, шуның 36 елында аллергология белән шөгыльләнгән. Моннан тыш, Рифкать Гатупов психолог буларак та билгеле.

Рифкать Гатупов иҗтимагый тормышта да актив катнашты, ул - Түбән Камада медицина журналына нигез салучыларның берсе, шәһәр хастаханәсе гыйльми совет сәркатибе, остазлар советы җитәкчесе дә иде. Якташыбыз Түбән Кама сәламәтлек саклау елъязмасын алып бару белән дә шөгыльләнде.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*