ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
19 көн калды
21 Сентябрь 2019
11:30 - 14:00
6 көн калды
20 Сентябрь 2019
13:00 - 14:00
5 көн калды
20 Сентябрь 2019
07:00 - 17:00
5 көн калды
Айдар Метшин җитәкчелегендәге делегация Чиләбедә муниципаль идарә тәҗрибәсен өйрәнде
Җәмгыять
  • 20 Август 2019 - 12:33
  • Караулар: 32

Айдар Метшин җитәкчелегендәге делегация бүген Чиләбедә эш сәфәрендә. Түбәнкамалылардан тыш, әлеге сәфәрдә Бөгелмә районы вәкилләре дә катнаша. Эш сәфәренең максаты -   Көньяк Урал башкаласында җирле үзидарә эшчәнлеген өйрәнү һәм тәҗрибә уртаклашу.

"Без Чиләбе өлкәсенең өзлексез үсештә булуын беләбез,    республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та биредә җитештерүдәге югары технологияләр, социаль өлкә юнәлешләре белән бәйле тенденцияләрне уңай яктан билгеләп үтте”, - дип белдерде Түбән Кама муниципаль районы башлыгы түгәрәк өстәл янындагы очрашуда.


Айдар Метшин белән бергә Чиләбегә Түбән Каманың икътисад һәм идарә итү тармагы җитәкчеләре килде.

Чиләбе өлкәсе губернаторы аппарат җитәкчесе Евгений Голицын сүзләренә караганда, биредә муниципалитетлар төбәк хакимиятләре белән актив хезмәттәшлек итә, алар арасында үзара мөнәсәбәт җайга салынган.


Делегация вәкилләрен регион башлыгы Алексей Текслерның муниципаль бюджетларга салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча тәкъдимнәре дә кызыксындырды.


Эшлекле очрашудан соң делегация регионның төп сәнәгать һәм инфраструктура объектларын карады.


 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*