ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
9 көн калды
12 Декабрь 2019
12:00 - 20:00
4 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
3 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
1 көн калды
Бурычлар ипотекалы фатирны арестка алу өчен сәбәп булып саналамы
Җәмгыять
  • 20 Август 2019 - 09:22
  • Караулар: 55

«Прокурор аңлата» рубрикасына чираттагы тарихны Ренал Гәрәев җибәргән.

Гаилә ипотекага бер бүлмәле фатир сатып алган (кредит суммасы 1,2 млн сум тәшкил иткән) һәм 10 ел дәвамында кредитны вакытында түләргә тырышкан.


Бу вакыт эчендә банкның проблемалары килеп чыккан һәм кредитор алышынган, ул әҗәтне - ярты миллион сумга якын һәм процентларны вакытыннан алда түләвен таләп иткән. Шуннан соң кредитор, ике ел дәвамында ир белән хатын фатир буенча берничә тапкыр түләүне кичектергәннәре өчен, фатирны торгларга чыгарачагын белдергән.

РФ Югары Суды банкның мондый таләбе белән килешмәгән, чөнки бурыч 5% тан да ким һәм кичектереп түләү вакыты өч айдан да артмый. Шул рәвешле, кредиторның дәгъва күләме ипотекалы фатирның бәясе белән чагыштыргысыз, бу заемчыларны фатирыннан мәхрүм итәргә мөмкинлек бирми, хәтта әгәр кредит бу фатирга залог белән тәэмин ителгән булса да.


Исегезгә төшерәбез, безнең сайтның һәм Түбән Кама шәһәр прокуратурасының уртак проекты ярдәмендә шәһәрлеләр киңәшләрне укып кына калмыйча, үз сорауларын да бирә алалар. Аларны безнең почтага smi.nk@mail.ru языгыз.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*