Рус Тат
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
43 көн калды
14 Сентябрь 2019
11:00 - 15:00
22 көн калды
30 Август 2019
19:00 - 21:00
8 көн калды
Айдар Метшин транспорт реформасы турында: Түбән Камада яңа төзелешләргә маршрут җибәрергә һәм шәхси пассажир йөртүчеләрне җәлеп итәргә планлаштыралар
Җәмгыять
  • 14 Август 2019 - 15:16
  • Караулар: 17

Түбән Кама мэры Айдар Метшин җәмәгать транспорты системасын тотрыклыландыру буенча якындагы планнарны җиткерде. Бу хакта сүз "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшинның партия активы белән очрашуында барды.

Түбән Кама башлыгы сүзләренә караганда, быел шәһәрдә транспорт белән бәйле проблемалар тагын да кискенләшкән – рейслар арасында зур интерваллар, яңа микрорайоннарга маршрутлар җитмәү, кичке вакытта коллапслар. «Төп сәбәп-транспорт предприятиесенең начар икътисады, - дип аңлатты Айдар Метшин. – Без транспорт реформасы кирәклеге килеп туганын аңлыйбыз».

Шәһәр башлыгы белдергәнчә, системаны яңадан эшләтеп җибәрүне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады. Шәһәрлеләр беренче җитди нәтиҗәләрне 2020 елның язында ук сизәчәк. Әлегә исә проблеманың кискенлеген киметәчәк локаль чаралар күрелә.

Шулай итеп, сентябрьнең икенче яртысында шәһәрдә 47 нче номерлы яңа маршрут барлыкка киләчәк. Ул 34, 44, 45, 47 һәм 49 микрорайоннарны колачлаячак – бу яңа төзелешләр.

Төп ташучыга ярдәмгә Түбән Камада өстәмә транспорт та барлыкка киләчәк. «Без аз һәм урта сыйдырышлы автобуслар белән шәхси йөртүчене вакытлыча чакыру мәсьәләсен карыйбыз, ул хәзерге вакытта халык тарафыннан ризасызлыклар тудыручы шәһәр маршрутларын колачлап алыр иде, аерым алганда, 25 нче маршрутны», - дип белдерде Айдар Метшин.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*