ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
20 Октябрь 2019
19:00 - 21:00
4 көн калды
19 Октябрь 2019
13:00 - 14:00
3 көн калды
ФОТО: Түбән Кама мәчетләрендә 5 мең мөселман Корбан бәйрәмен каршы алды
Җәмгыять
  • 12 Август 2019 - 14:53
  • Караулар: 45

Бөтен мөселман дөньясы белән бергә Түбән Кама Корбан бәйрәмен билгеләп үтте. Төрле милләт кешеләре тигез сафка бастылар һәм бәйрәм намазы укыдылар. Шәһәр мәчетләренә – 3750, район мәчетләренә 1220 мөселман килгән.

Догадан соң мөселманнар корбан чалдылар, туганнарын ит белән сыйладылар, мохтаҗларга булыштылар. «Төшкә Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән яңгыр туктады һәм кояш чыкты, - дип сөйләде безгә Үзәк мәчет матбугат секретаре Фәнис Кадыйров. – Тантана «Гаилә» паркына күчте, биредә бәйрәм яңа көч белән юеш яфракларда һәм шатлыклы йөзләрдә балкыды».

Балалар сәхнәдә спектакль күрсәттеләр, ә парк территориясендә мастер-класслар узды. Шәһәр халкы каеннар арасында табын корып, бергәләп ял итте.

Бәйрәм бүген дә дәвам итә, кайбер мәчетләрдә иртәнге сигездән кичке бишкә кадәр корбан чалырга була. Үзәк Җәмигъ мәчетендә бу минутларда «көчле рухлы кешеләр» өчен бәйрәм табыны әзерләнде.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*