ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
12 көн калды
12 Декабрь 2019
12:00 - 20:00
6 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
6 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
4 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
3 көн калды
Түбән Камада Кытай Халык Республикасының бизнес-миссиясе вәкилләре булып китте
Җәмгыять
  • 09 Август 2019 - 17:00
  • Караулар: 50

Түбән Кама районының инвестицион өлеше белән танышырга Кытай Халык Республикасының эре сәнәгать предприятиеләре, банклар, төзелеш оешмалары вәкилләре килде.

Исегезгә төшерәбез, 2019 ел Россия-Кытай төбәкара хезмәттәшлек эгидасы астында уза, һәм Татарстанга даими рәвештә хөкүмәт делегацияләре һәм эшлекле даирәләр вәкилләре үзара хезмәттәшлекне төрле яклап яхшырту өчен киләләр.

Мәсәлән, кичә, 8 августта, Түбән Камада, шәһәр һәм районның инвестицион мөмкинлекләрен өйрәнү максатыннан, ТР инвестицион үсеше агентствосы һәм Татарстанда Кытай Халык Республикасы консульствосы тарафыннан оештырылган Татарстан Республикасында Кытай Халык Республикасының вице-генконсулы Чэн Вэй һәм Кытай Халык Республикасының халыкара сәүдәгә ярдәм итү комитетының Россия вәкиллеге җитәкчесе Сюй Цзиньли җитәкчелегендә Кытай сәнәгатьчеләре һәм банкларының, төзелеш оешмаларының бизнес-миссиясе делегациясе булып китте.

Түбән Кама мэриясендә Кытайдан бизнес-миссия вәкилләре белән рәсми очрашу узды. Шәһәр һәм район территориясендә потенциаль инвесторлар өчен мөмкинлекләр һәм шартлар турында Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радмир Беляев сөйләде. Ул искәрткәнчә, 2017 елда Түбән Кама АСИҮТ статусына ия булды, ул инвесторларга монда үз эшен ачу һәм җитештерүне оештыру өчен яхшы салым преференцияләре алырга мөмкинлек бирә. Сүз уңаеннан, Кытай Халык Республикасы инвестицияләре катнашында компания нәкъ менә Түбән Каманың беренче резиденты булды.

«Кытай Халык Республикасы белән Түбән Кама дәрәҗәсендә бик нәтиҗәле эшлибез. Күптән түгел Кытай капиталы катнашында «Камасталь» предприятиесе эшли башлады. Безнең шәһәр һәм Мэйшань һәм Цзяочжоу шәһәрләре арасында дустанә мөнәсәбәтләр җайга салынган. Әлбәттә, без мөнәсәбәтләребезнең тагын да зуррак инвестицион проектларга әверелүен телибез һәм бу юнәлештә Кытай коллегаларыбыз белән бергә эшләргә әзер», – дип билгеләп үтте Радмир Беляев.

Хезмәттәшлек өлкәсен киңәйтү өчен, Кытай делегациясе төрле тармаклардагы 23 компания җитәкчеләре белән танышты. Аерым алганда, уртак төзелеш проектлары булдыруда зур кызыксыну белдерелде.

Рәсми очрашудан соң кунаклар «Камасталь» предприятиесендә булдылар һәм АСИҮТ резиденты беренче ел дәвамында Түбән Кама җирендә үткәргән эш белән таныштылар.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*