ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
5 көн калды
Сакчыл КФҮ: Түбән Кама районында хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту буенча эш дәвам итә
Җәмгыять
  • 07 Август 2019 - 16:52
  • Караулар: 74

Кичә, 6 августта, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында "Ачык Татарстан" проектын гамәлгә ашыру буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды, анда Түбән Кама муниципаль районында муниципаль хезмәтләрне оптимальләштерү буенча сынау проекты тикшерелде.

Утырышны Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев алып барды, анда Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радмир Беляев, анализда катнашучы эксперт-оешма - "Лин Вектор" компаниясе директоры урынбасары Наталья Чупина, "Татарстан Республикасында КФҮ"

ДБУ директоры урынбасары Светлана Порфирьева, шулай ук муниципаль хезмәтләр күрсәтүдә катнашучы федераль һәм төбәк хакимият органнары вәкилләре катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Түбән Кама районы мисалында хезмәт күрсәтүне оптимальләштерү проекты беренче тапкыр июль аенда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрлек буенча Советының XII киңәйтелгән утырышында Айдар Метшин тарафыннан тәкъдим ителде.

Инициатива Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан хупланды. Проект «сакчыл җитештерү» принципларын кулланып, муниципаль хезмәтләр күрсәтү процессын оптимальләштерүгә юнәлдерелгән. Хәзерге вакытта процесста катнашучылар санының оптимальлеге, кабатланучы яки артык операцияләр булу, шулай ук эчке процессларны камилләштерү юлларын эзләү һәм, гомумән, хезмәт күрсәтү срокларын кыскарту күзлегеннән чыгып, муниципаль хезмәт күрсәтү процессын этаплап анализлау гамәлгә ашырыла.

Ведомствоара эшче төркемдә катнашучылар Түбән Камада проектны гамәлгә ашыруның барышы, региональ һәм федераль хакимият органнарына барлыкка килә торган сораулар турында фикер алыштылар, шулай ук мөрәҗәгать итүчеләргә хезмәт күрсәтүнең барлык этапларын камилләштерүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәр керттеләр.

Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча Түбән Кама муниципаль районы тәҗрибәсен башка муниципалитетларда тарату планлаштырыла.

чыганак: mert.tatarstan.ru

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*