ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
31 Октябрь 2019
18:30 - 20:30
12 көн калды
20 Октябрь 2019
19:00 - 21:00
Түбән Камада иң оста машина йөртүче хатын-кызны ачыкладылар
Җәмгыять
  • 05 Август 2019 - 14:16
  • Караулар: 341
Түбән Камада "Автоледи-2019" конкурсы узды. Абсолют җиңүче булып Ольга Воронцова танылды. 

Икенче урында - Рәсимә Гайнуллова, өченчедә  - Алия Хәкимҗанова. Аларның һәрберсенең мондый ярышларда катнашу тәҗрибәсе зур. Өч җиңүче дә -  автоинструкторлар. Ольга  -  ДОСААФта, Рәсимә - "Автокласс"та укыта,  Алия исә - "Автолидер" мәктәбе җитәкчесе.



Җиңүчеләр кубок һәм медальләрдән тыш, "акыллы" сәгать, ике урынлык  палатка, автомобильчеләр өчен кирәк-ярак, өстәл теннисы өчен әйберләргә ия булды. "Эверест Авто" сервис үзәге кызлар өчен акчалата сертификатлар әзерләгән. Иҗади конкурста җиңүче Айгөл Салиховага махсус бүләкне "Түбән Кама хатын-кызлары"  оешмасы тапшырды.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*