ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
12 көн калды
12 Декабрь 2019
12:00 - 20:00
6 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
6 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
4 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
3 көн калды
Түбән Кама хәрби хезмәткә әзерлек клубы курсантлары Мәскәүдә Кызыл мәйданда парадта катнашты
Җәмгыять
  • 02 Август 2019 - 13:47
  • Караулар: 133

Бүген Түбән Кама хәрби хезмәткә әзерлек клубының 18 курсанты Мәскәүдә Кызыл мәйданда парадта катнашты. Түбән Кама егетләре биредә Татарстан башкаласын тәкъдим иттеләр.

Нефтехимиклар шәһәрендә әлеге клуб 11 ел эшли, егетләр анда атнага ике тапкыр бушлай шөгыльләнә. Аларның максаты - Һава-десант гаскәрләрендә хезмәткә әзерлек.

«Бүген бездә 70 кә якын курсант шөгыльләнә, - ди «Взлётная полоса» клубы җитәкчесе Илгиз Гафиятов. – Алар Устав өйрәнәләр, ГТО нормалары тапшыралар, парашют белән сикерәләр, сафта йөрү, армия кул сугышы буенча әзерлек үтәләр». 

Түбән Кама клубы илдә иң яхшылардан санала. «Анда өч-дүрт ел шөгыльләнгән кеше Эчке эшләр министрлыгында хезмәт итәрдәй сержантка әверелә, - ди Советлар Союзы Герое, Россия Десантчылар берлеге җитәкчесе Валерий Востротин. - Бу - вакытлы хезмәт нибары бер ел булганда бик яхшы ярдәм. Аларны яшь сугышчы курсларында укытырга, атарга өйрәтергә кирәкми – «Взлётная полоса» ны тәмамлаучыларның барысы диярлек спорт мастерлары».

Түбән Кама егетләреннән тыш, Кызыл мәйданда парадта Россиянең тагын җиде патриотик клубы һ.б. вәкилләр катнашкан. Тамашачылар алдында Һава-десант гаскәрләренең җыелма оркестры, Рязань һава-десант училищесының мактаулы каравыл ротасы чыгыш ясаган.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*