Рус Тат
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
43 көн калды
14 Сентябрь 2019
11:00 - 15:00
22 көн калды
30 Август 2019
19:00 - 21:00
8 көн калды
Нефтехимикларны бәйрәмнәре белән котларга танылган җырчы Элвин Грей килде
Җәмгыять
  • 01 Август 2019 - 16:18
  • Караулар: 34

31 июль көнне түбәнкамалылар истәлекле вакыйга - химкомбинатта беренче продукция чыгарылуны билгеләп үттеләр. Быел әлеге вакыйгага 52 ел тулды. Тарихи дата уңаеннан, шәһәр күләмендә зур бәйрәм оештырылды.

Бәйрәмне Казаннан килгән «Артист» төркеме ачты. Шәһәрдәшләр һәм кунаклар өчен төрле остаханәләр, шарлар фестивале, пейнтбол уены һ.б. чаралар оештырылды.


17.00 сәгатьтә паркка керү юлында тынлы уен кораллары оркестры концерты башланды. Татарстанның төрле шәһәрләреннән җәмәгать туклануы предприятиеләре үз ризыкларын тәкъдим итте.


Төп тамаша 18.00 сәгатьтән җирле артистлар чыгышы белән башланды. Биредә нефтехимиклар, “Безнең заман” фестивале лауреатлары, “Russians Black”, “Level up” төркемнәре һ.б чыгыш ясады. Түбән Кама халкына үз җырларын популяр башкаручы Радик Юльякшин (Элвин Грей) бүләк итте.


Программада комбинатның беренче директоры Николай Лемаев исеме кызыл җеп булып үрелеп барды, исән булса, ноябрьдә аңа 90 яшь тулган булыр иде.


«Реальное время» мәгълүматлары буенча.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*