Рус Тат
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
43 көн калды
14 Сентябрь 2019
11:00 - 15:00
22 көн калды
30 Август 2019
19:00 - 21:00
8 көн калды
Түбән Кама термалары нинди булачак: Ижевск мисалында таныштырып үтәбез
Җәмгыять
  • 01 Август 2019 - 16:13
  • Караулар: 36
Түбән Камада яңа  күңел ачу-сәламәтләндерү комплексы төзеләчәге турында язган идек. Термалар Аттракционнар паркы янында төзелеп бетмәгән мәдәният үзәге территориясендә урнашачак. Комплекс төзүнең беренче этабы киләсе җәйгә төгәлләнергә тиеш. Ял итүнең бу төре халыкны ничек җәлеп итә, аквапарктан нәрсәсе белән аерыла: безнең хәбәрчеләр Ижевск шәһәренә барып, биредәге комплекс белән танышып кайтты.


Комплекс эченә керүнең сәгате 140-200 сум, акча түләгәч, смарт-беләзек бирәләр. Ул кием-салым шкафын ачарга-ябарга, терма эчендә өстәмә хезмәтләр алырга (алары өчен чыкканда түлисең) мөмкинлек бирә. Мәсәлән, ләм битлекләре зонасына керү 50 сум тора. Тик, тулаем алганда, мунча, сауна, хәммам, бассейннар - барысы да гомуми бәягә кергән.



Биредә су ярдәмендә массаж ясату мөмкинлеге дә бар. Бассейнга кергәнче, душта коенып чыгарга кирәк. Душлар биредә төрле, дәвалау үзлегенә ия булганнары да бар. Теләүчеләр өстенә салкын су да коя ала: монысы парланып чыккач уңайлы.



Биредә танк-мунчалар да бар, алары авыл мунчаларын хәтерләтә.



“Үле диңгез” тоз эретмәсе тыгызлыгы буенча Израильнең табигый вариантыннан калышмый. Файдалы да, уңайлы да - суда ятарга да, китап укырга да була.



Биредә япон мунчалары – кайнар су тутырылган зур мичкәләр дә бар. Су гел җылытылып тора. Джакузи да бар.



Ижаулылар биредә гаиләләре белән ял итә. Ачык һавада тозлы сулы бассейннан тыш, Кара диңгез суы тутырылганы һәм төче сулысы да бар. Икесендә дә су җылы, шуңа “терма”дип атала да, хәтта кыш көне дә рәхәтләнеп коенырга була.



Балалар өчен аерым ябык бассейн бар. Алар һәрчак махсус күзәтү астында.



Өстәмә хезмәтләрнең берсе - термаль массаж. Монда Корея массаж караватлары да бар.



Сауналарның нинди төре генә юк: тозлы һавалысы да, үлән исе аңкып тора торганы да, эссерәге, салкынчарагы да... Балаларга уйнарга  комлыгы булган сауналар да бар.












Теләгән кешегә тамак ялгап алырга да була. Спиртлы эчемлекләрдән тулысынча баш тармаганнар: сыра сатыла.



Алабуга эшмәкәрләре биредә пилинг өчен балык үрчетә. Бик уңайлы: аягыңны вак балыклар йөзгән суга тыгып утырасы гына, табаннарың шоп-шома булачак.



Ижевск термалары белән кызыксынучылар тулырак мәгълүматны сылтама аша таба ала. Түбән Камада ачылачак комплекс турында белергә теләүчеләр өчен менә бу материалны тәкъдим итәбез.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*