Рус Тат
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
43 көн калды
14 Сентябрь 2019
11:00 - 15:00
23 көн калды
30 Август 2019
19:00 - 21:00
8 көн калды
Түбән Камада Корбан гаетенә әзерлек мәсьәләләре буенча имамнар җыелышы үтте
Җәмгыять
  • 01 Август 2019 - 15:38
  • Караулар: 39

Түбән Кама җәмигъ мәчетендә имамнар җыелышы узды. Дин әһелләре якынлашып килүче Корбан бәйрәме турында фикер алыштылар.

11 август көнне гает намазын 4:30 сәгатьтә уку планлаштырыла. Ислам кануны буенча, бәйрәм намазыннан соң корбан чала башлыйлар. Бәйрәмнең рәсми булмаган өлеше исә «Гаилә» паркында 13:00 сәгатькә билгеләнгән.


Корбан гаете ураза гаетеннән соң 70 көн узгач уздырыла һәм Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көненә туры килә. Гает көнне сәдака бирү, туганнарның хәлен белү, зиратка бару, барып булмаса, өйдә әрвахлар өчен дога кылу, бер-береңә бүләкләр бирү саваплы. Әлбәттә, иң зур савап - корбан чалу. Ислам дине кануннары нигезендә, корбан итеп чалынган малның ите өч өлешкә бүленә: аның бер өлешен фәкыйрьләргә таратырга, икенче өлешен гаиләңә калдырырга, өченче өлешен туганнарың һәм дусларыңа өләшергә кирәк.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*