ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
11 көн калды
12 Декабрь 2019
12:00 - 20:00
6 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
5 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
3 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
2 көн калды
Түбән Камада сәламәтләндерү комплексы төзеләчәк
Җәмгыять
  • 01 Август 2019 - 14:12
  • Караулар: 117
Термалар төзү идеясенең асылы төрле социаль категорияләрдәге гражданнарны сәламәтләндерү һәм аларның ялын оештыруны күздә тота. Мондый объектлар Воткинск һәм Ижевск шәһәрләрендә төзелгән. Проект авторы Юрий Бычков журналистлар белән очрашып, төзеләчәк комплекс турында мәгълүмат җиткерде.



Түбән Камада әлеге сәламәтләндерү комплексы шәһәр үзәгендә төзелеп җитмәгән мәдәни үзәк урынында - Яшьлек урамының 13 нче йорт бинасында урнашачак.

Проект концепциясе 95 процентка эшләнгән. Якын арада документация әзерләүгә керешәчәкләр. Инвестиция күләме өч йөз миллион сумнан артып китә.



Комплекс төзүнең беренче этабы киләсе җәйгә төгәлләнергә тиеш.

Терма-мунчалардан тыш, биредә өч төр бассейн - ачык, ябык һәм дәвалау бассейннары төзеләчәк. Шул исәптән балалар һәм өлкәннәр өчен алар аерым булачак.



Термада булуның бер сәгате өлкәннәр өчен - 140 сум, ял көннәрендә - 200 сум. Пенсионерлар өчен ташлама каралган: алар ике сәгатькә 120 сум түләргә тиеш булачак. Өстәмә процедуралар, белгеч консультациясе һәм башка хезмәтләр өчен дә бәяләр артык югары түгел.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*